Погода в Нижнекамске

+10...+17°.
Завтра: +13...+24°

16+

Без бәхетле, без шагыйрьле, без Тукайлы халык мәңгегә

4-04-2014, 09:58

"БЕЗ БӘХЕТЛЕ, БЕЗ ШАГЫЙРЬЛЕ, БЕЗ ТУКАЙЛЫ ХАЛЫК МӘҢГЕГӘ”

22-нче телевизион викторина

 

НТР телерадиокомпаниясе Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә белән берлектә Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган "Без бәхетле, без шагыйрьле, без Тукайлы халык мәңгегә” дип исемләнгән 22нче телевизион викторина үткәрә. Көн саен "Яңалыклар” программасы ахырында тамашачылар игътибарына ике сорау тәкъдим ителә. Барлыгы 10 бирем. Җаваплар 21нче апрельга кадәр Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә кабул ителә.

1. Татарстан Республикасы Милли музее – Россия төбәкләре арасында иң эре музейларның берсе. Музей Татарстан Республикасының тарихи – мәдәни хәзинәләрен саклаучы төп мирасханә буларак билгеле.

Музейның төрле җыелмалары арасында татар мәдәнияте әһелләренең, шул исәптән татар халык шагыйре Габдулла Тукайның мемориаль әйберләреннән торган якдәрләр фонды аерым урын биләп тора.

Сорау: Татарстан Республикасы Милли музее саклап килгән Габдулла Тукайның мемориаль әйберләре, Г. Тукайның үзе исән чагында дөнья күргән басмалары, Г. Тукайның төп нөсхә фотосурәтләре, почта открыткалары һәм фотокарточкалары турында кайсы китаптан укып, танышып була? Тукайның мемориаль әйберләре сан буенча күпме? Әйтеп китегез.

2. Тәлгат Галиуллин "Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы” (Казан, 2012) китабының "Язучы һәм галим М. Мәһдиев мирасын барлау юлында” дигән бүлегендә Мөхәммәт Мәһдиевның гомере буена сокланып, мөкиббән китеп яшәгән, аның һәр җөмләсенә, сүзенә игътибарлы булган, яраткан шагыйре Тукай булуы ачыклана.

Мөхәммәт Мәһдиев Г. Тукайның шигырьләрен яттан күп белсәдә, җае чыккан саен ул Тукайның бер мәрсиясенең соңгы юлларын аерым бер басым ясап кабатларга яраткан.

Сорау: әйтегез, Мөхәммәт Мәһдиев Тукайның кайсы шигырен кабатларга яраткан? Ул мәрсия Тукайның 5 томлы тулы әсәрләре тупланмасының кайсы томында басылган?

3. Сорау: Газинур Морат Мөхәммәт Мәһдиевтан сорый: "Әгәр көннәрнең берендә кайсыдыр йолдыздан илчеләр килеп төшсә һәм татар халкының кем булуын белергә теләсә, син аларга кайсы әсәрне укырга киңәш итәр идең?”. Бу сорауга Мөхәммәт Мәһдиев нинди җавап кайтара?

4. 2014 елга Түбән Каманың Т. Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры балалар өчен куелган "Шомбай маҗаралары” тамашасы белән керде.

Сорау: Батыр Шомбай Убырлыдан качып киткән ниндий әкият геройларын үз әкиятләренә кайтара?

5. Сорау: Татар халкының күренекле улы Фәрит Яруллинның 40 елдан соң табылган кабере янында "Шүрәле” балетыннан андантены скрипкада кем башкарган?

6. 28 февральда композитор, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышында катнашкан Хөснулла Вәлиулла улы Вәлиуллинга 100 яшь (1914-1993) тулды.

Сорау: 1986 елда Г. Тукай сүзләренә язылган "Туган җиремә” дигән җырлар китабына композитор Хөснулла Вәлиулла улы Вәлиуллинның ниндий әсәре кергән?

7. Казанда 2012 елда "Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексында Түбән Кама язучысы Фәтхулла Абдуллинның "Җан җылысы” китабы басылып чыкты. Авторның публицистика, хикәяләр, очерклар үз эченә алган бу китапта Ташкент шәһәрендә 1961-1962 елларда Ахунбаев исемендәге мәдәният йортында оешкан һәм актив эшләп килгән татар-башкорт ансамбленең Г. Тукайның 80 яшен үткәрү турында истәлекләр дә бар.

Сорау: Ташкентта яшәүче безнең милләттәшләр нинди шартларда Г. Тукайның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткәннәр? Фәтхулла Абдуллин тагын нинди, үзе өчен истәлекле вакыйганы, тасвирлап язып үткән?

8. Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТЮРКСОЙ) үзенең Даими Советының чираттагы ХХХ утырышында Казан шәһәрен төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы дип игълан итте. Шуның нигизендә ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңниханов указы буенча махсус программа төзелде.

Сорау: "Казан – төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы” программасында Габдулла Тукай белән чаралар бармы? Булса – нинди чара, кайчан узачак һәм Төркиядән алып килгән нинди күргәзмә эшлиячәк? Җавап табар өчен Республикабызының Милли китапханәсе сайтын кулланырга тәкъдим итәбез.

9. Сорау: Муса Җәлил Г. Тукайның үлеменә 10 ел тулу уңаеннан ни исемле шигырь язган? Һәм ул 1923 елда басылган ни исемле җыентыкка кергән?

10. 2013 елда бер-ничә Түбән Кама язучылары үзләренең 1-нче китапларын чыгару бәхетенә ирештеләр.

Сорау: Кайсы авторларның 1-нче китаплары дөнья күрде. Тукайга багышланган шигырьләре бармы? Булса исемнәрен әйтегез.

 

Викторина сорауларын Камбиева Рәмзия Гоман кызы төзеде.

Пожалуйста, оцените материал:
Комментировать
Вход по логину и паролю/Регистрация

Можно войти через соцсети - это безопасно (вы сможете подписаться на комментарии и загружать фото):