Мәдәният - Түбән Кама һәм Татарстан яңалыклары, төп вакыйгалар һәм фактлар — НТР 24

Кыш бабай «Җырлы сәфәр»дә үзенең җыр-моңга осталыгын күрсәтте
18 ноябрьдә Кыш бабай туган көнен билгеләп үтте. Әкият иясенә ничә яшь тулганын хәтта оныгы – Кар кызы да белми. Ә менә аның җәй көне диңгез буенда ял итәргә, кояшта кызынырга һәм җырларга яратуы сер түгел. НТРның «Җырлы сәфәр» проектының яңа чыгарылышында ул үзе кунак булды.

Түбән Камада Чирмешән районы театры «Пар аккошлар» спектаклен күрсәтәчәк
21 ноябрьдә Түбән Каманың «Мирас» мәдәният йортында Чирмешән районының «Чаткы» театры чыгыш ясаячак. Тамашачыларга Гөлшат Мөхәммәтшинаның «Пар аккошлар» мелодрамасын тәкъдим итәчәкләр.

«Түбән Кама гүзәле һәм батыры» бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды
«Түбән Кама гүзәле һәм батыры» муниципаль бәйгесенең финалы узды. Катнашучылар матурлыкта гына түгел, татар телен белүдә, милли традицияләрне саклауда һәм иҗади сәләтләрен күрсәтүдә дә көч сынашты. Быел конкурс 19нчы тапкыр үткәрелде.

Түбән Камада Кыш бабай туган көнен җырлап билгеләп үтте
18 ноябрь – Кыш бабайның туган көне! Аңа ничә яшь булуын беркем дә төгәл белми. Хәтта оныгы – Кар кызы да! Ә менә аның җырларга яратуы сер түгел. Әкияти кунак туган көнен НТРның «Җырлы сәфәр» проекты белән билгеләп үтте.

Түбән Камада куелган «МУСА» музыкаль-поэтик тамашасы Россиядә иң яхшысы дип танылды
Түбән Каманың Халык иҗаты йорты хезмәткәрләре әзерләгән «МУСА» музыкаль-поэтик тамашасы «Алтын лачын – 2026» («Золотой сокол – 2026») Бөтенроссия бәйгесендә иң яхшы хәрби-патриотик проект дип танылды.

Диана Гурцкая белән чагыштыралар: Түбән Камада туып-үскән җырчы дәүләт бүләгенә лаек булды
Түбән Камада туып-үскән җырчы Альбина Абрамова Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек булды. Дәүләт бүләген аңа Казанда узган юбилей концертында тапшырдылар.

Түбән Камада «Ел студенты — 2026» конкурсына гаризалар кабул ителә
Түбән Кама районының югары уку йортларында һәм көллиятләрендә белем алучы яшьләрне район башлыгының стипендиясенә үткәрелә торган «Ел студенты — 2026» муниципаль конкурста катнашырга чакыралар.

Шигърияттән юморга кадәр: Ләбиб Леронга 65 яшь
Бүген татар язучысы, шагыйрь, журналист Ләбиб Леронга 65 яшь тула. Балалар өчен язылган шигъри һәм чәчмә әсәрләре, юморга бай китаплары белән танылган әдип Түбән Камада да еш кунак. Ул укучылар белән аралаша, үзенең иҗаты, китаплары һәм әдәбият дөньясы белән таныштыра.

Түбән Кама районында бишенче тапкыр «Каз өмәсе» узачак
Каз өмәсе – халкыбызның борынгыдан килгән матур йоласы. 28 ноябрьдә Түбән Кама районының Колмакчы авылында аны бишенче тапкыр бәйрәм итәчәкләр. Кунакларны борынгы гореф-гадәтләр, милли уеннар, остаханәләр һәм татар эстрадасы артистлары катнашындагы концерт көтә.

«Ни өчен тәүлектә 36 сәгать түгел?»: «Җырлы сәфәр»дә — ультратавыш диагностикасы табибы Роза Заһритдинова
6 ноябрьдә «Җырлы сәфәр»нең яңа чыгарылышы чыкты. Бу юлы проект кунагы — югары категорияле ультратавыш диагностикасы табибы Роза Загритдинова. Аның медицина өлкәсендәге эш стажы 30 елдан артык. Тапшыруда ул ни өчен табиб булырга карар итүе, тыгыз эш графигына ничек өлгерүе һәм тормышында музыканың нинди урын алып торуы турында сөйләде.

Түбән Кама «Татарстанның мәдәни башкаласы» исеменә дәгъва итә
Халыклар бердәмлеге көнендә Казанның ЦУМ сәүдә үзәгендә «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсына старт бирелде. Беренче булып үз программасын Түбән Кама тәкъдим итте.

Түбән Каманың керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятендә җитәкче алышынды
Түбән Каманың керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятен 40 ел җитәкләгән Тамара Баһаветдинова вәкаләтләрен яшь буынга тапшырды. Оешманың яңа җитәкчесе итеп Ольга Вәлиуллина билгеләнде.

Түбән Камада Халыклар бердәмлеге көненә багышланган фестиваль узды
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Түбән Камада «Халыклар дуслыгы – һәр чорда да» дип аталган фестиваль узды. Анда төрле милли-мәдәни җәмгыять вәкилләре үз халкының мәдәниятен, милли ризыкларын, җыр-биюләрен һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итте.

Түбән Камада «Мин татарча укыйм» бәйгесендә җиңүчеләрне ачыкладылар
Туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләү генә түгел, текстның мәгънәсен тоеп, аны тыңлаучыга җиткерә белү дә мөһим. Түбән Камада узган «Мин татарча укыйм» муниципаль бәйгесендә катнашучылар нәкъ менә шушы осталыкларын сынады. Быелгы конкурс шәһәрнең 60 еллыгына багышланды.

Түбән Камада чирмешәнлеләр «Сынган беләзек» спектаклен күрсәтәчәк
1 ноябрьдә Түбән Каманың «Мирас» мәдәният йортында Чирмешән районының Әмир авылы клубы театры чыгыш ясаячак. Тамашачыларга Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» мелодрамасы буенча куелган спектакль тәкъдим ителәчәк.

Түбән Камада Зәмирә Рәҗәпова катнашында «Аулак өй» кичәсе узды
Түбән Каманың Халык иҗаты йортында танылган татар телерадиотапшыруларын алып баручы, журналист, җырчы һәм иҗатчы Зәмирә Рәҗәпова катнашында «Аулак өй» кичәсе узды.

Түбәнкамалыларны «Геройлар истәлегенә тугрыбыз!» иҗат бәйгесендә катнашырга чакыралар
Күңелдә йөрткән хисләрне җыр, шигырь яки сәхнә аша җиткерү мөмкинлеге бар. Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның якыннары һәм волонтерлар өчен «Геройлар истәлегенә тугрыбыз!» дип исемләнгән иҗат фестиваль-конкурсы оештырыла.

Түбән Кама татар дәүләт драма театры Бөтенроссия фестивалендә җиңү яулады
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының «Таң вакыты» спектакле IX «Мин – театр» Бөтенроссия моноспектакльләр фестивалендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Сәгыйть Рәмиев шигыре буенча куелган моноспектакльдә бердәнбер рольне Алмаз Хөсәенов башкара.

Татар яшьләре «Түбән Кама гүзәле һәм батыры» исемнәре өчен көч сынаша
«Ковер» яшьләр үзәгендә «Түбән Кама гүзәле һәм батыры» бәйгесенең сайлап алу этабы узды. 17 катнашучы үзләре белән таныштырды, иҗади сәләтләрен күрсәтте һәм жюри сорауларына җавап бирде. Бәйгенең төп максаты — яшьләр арасында татар теленә һәм милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү.

Түбән Каманың «Сөенеч» курчак театры мәктәп укучыларына дуслык турында әкият күрсәтте
Дуслык турында әкият балалар йөрәгенә юл тапты. Түбән Каманың «Сөенеч» курчак театры Абдулла Алишның «Чукмар белән Тукмар» әсәрен сәхнәләштерде. Дуслык, татулык һәм бер-береңне аңлау турында сөйләгән премьераны беренчеләрдән булып Б. Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучылары карады.

IX Халыкара «Җәлил укулары» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә
Муса Җәлилнең иҗатын төрле телләрдә яңгыратырга теләүчеләрне әдәби бәйгедә катнашырга чакыралар. Гаризалар 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Ярышта Россия һәм чит илләрнең биш яшьтән өлкәнрәк кешеләре катнаша ала.

Милли традицияләр һәм заманча музыка: Түбән Камада яңа проект старт алды
Татар биюе, әрмән җырлары, чуваш уеннары һәм заманча музыка. Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында «Этно-движ» проекты башланды. Аның максаты — милли мәдәниятләр белән таныштыру, яшьләр арасында дуслыкны ныгыту.

Түбән Камадан отставкадагы майор Рәзилә Шәмсетдинова «Җырлы сәфәр» проекты герое булды
16 октябрьдә «Җырлы сәфәр» проектының яңа чыгарылышы чыга. Бу юлы музыкаль сынауда отставкадагы майор Рәзилә Шәмсетдинова катнаша. Ул 15 ел буе җинаять-башкарма инспекциясендә хезмәт иткән, укытучы, тәрбияче булып эшләгән. Хәзер исә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә.

Егор Кридның Түбән Камадагы концерты булмаячак
Россия эстрадасы җырчысы Егор Кридның Түбән Камада узарга тиешле концерты үткәрелмәячәк. Бу хакта гастрольләрнең бер өлешен оештыручы «Артлайф» компаниясе хәбәр итте.

«Түбән Кама гүзәле һәм батыры» конкурсына гаризалар кабул ителә
Түбән Камада татар мәдәниятенә һәм милли гореф-гадәтләргә багышланган «Түбән Кама гүзәле һәм батыры» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Анда 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге талантлы яшьләр катнаша ала.

Шагыйрә Әлфия Юдина Түбән Камага мәхәббәтен шигырьләргә салган
Шагыйрә Әлфия Юдина Түбән Каманың 60 еллыгына багышланган «Нижнекамск — город с будущим» («Түбән Кама — киләчәкле шәһәр») исемле яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим итте. Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә узган очрашуга авторның якыннары, дуслары һәм яшь буын вәкилләре җыелды.

Түбән Каманың яшь артистлары грим салу серләренә өйрәнәләр
Б. Урманче исемендәге 2нче гимназия каршында эшләп килүче «Тамчылар» Балалар сәнгать мәктәбенең «Күчтәнәч» театр төркеме яшь артистлары грим ясау серләренә өйрәнә. Бу аларга сәхнәдә төрле образларга керергә ярдәм итә.

Түбән Каманың «Урал» башкорт җәмгыяте Сөмбелә бәйрәмен билгеләп үтте
Сөмбелә — уңыш җыюны тәмамлауга багышланган борынгы йола. Көзнең күркәм чарасы Халыклар дуслыгы йортында узды. Кырлардагы эшләр төгәлләнгәч, халык мул нигъмәткә шөкер итеп, җыр-бию, милли уеннар белән күңел ачу үткәргән.

Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистларына — мактаулы исем
Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры артистлары Гүзәл Шәмәрдәнова һәм Юрий Павлов «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Рөстәм Нәбиев «VI Яңа татар җыры» бәйгесендә I дәрәҗә лауреат булды
Рөстәм Нәбиев Казанда «VI Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концертында чыгыш ясады. Ул Зифа Нагаеваның «Әче әремнәрдән бал җыям» җырын башкарды һәм I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Түбән Кама укытучысы «Җырлы сәфәр»дә музыкаль сынаулар узды
Җырлый, көйләр яза, гармунда уйный, төрле мәҗлесләр алып бара. 24нче лицей-интернатның укытучы-тәрбиячесе Рәзилә Тарзимина өчен боларның барысы да тормышының аерылгысыз өлеше. Ул «Җырлы сәфәр» проектының чираттагы чыгарылышы герое булды.

Түбән Камада «Аулак өй» кичәләренең яңа сезоны башланды
Түбән Каманың Халык иҗаты йортында «Аулак өй» кичәләренең яңа сезоны старт алды. Беренче очрашуда катнашучылар халык җырларын башкарды, милли уеннарда катнашты һәм онытылып баручы гореф-гадәтләрне искә төшерде.

Түбән Камада «Апуш» балалар театры яңа талантлар эзли
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры каршындагы «Апуш» татар балалар театр студиясе филиалына сайлап алу кастингы узды. Төрле яшьтәге балалар жюри алдында сәхнә осталыгын һәм иҗади сәләтләрен күрсәтте.

«Сөенеч» театры яңа сезонга әзерләнә
«Сөенеч» театры артистлары «Беренчеләр йорты»нда җыелып, җәйге эшчәнлеккә нәтиҗә ясады һәм яңа сезон концепциясен раслады. Очрашуда «Беренчеләр йорты» җитәкчесе Юлия Клюгэ да катнашты.

«СөлгеФест» фестивале: Түбән Камада 18 метрлык уникаль сөлге чиктеләр
Түбән Камада «СөлгеФест» этномәдәни фестивале узды. Бәйрәмнең төп бизәге — Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре чиккән, милли орнаментлар белән бизәлгән 18 метр озынлыктагы уникаль сөлге булды.

Кайнатма көне: Түбән Каманың хуҗабикәләре үз рецептлары белән уртаклашты
Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортында тәмле һәм күңелле бәйрәм — «Кайнатма көне» узды. Хуҗабикәләр үзләре әзерләгән төрле кайнатмалардан авыз иттереп, кунаклар белән яраткан рецептлары һәм пешерү серләре белән бүлеште.

Түбән Каманы төзегән шәхес: Илдус Садыйков турындагы якты хатирәләр яңарды
Күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Түбән Каманың Мактаулы гражданины, шәһәр комитетының беренче секретаре Илдус Садыйков төбәк үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән шәхес. Ул җитәкчелек иткән елларда шәһәр үсә, социаль, мәдәни һәм спорт объектлары күпләп төзелә.

Салават Фәтхетдинов концертында гендер-пати узды
Россиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның 38нче сезон концертында тамашачылар үзенчәлекле мизгелгә шаһит булды. Җырчының тугры тамашачылары булган гаилә булачак сабыйларының җенесен йөзләгән кеше алдында ачыкларга булды.

Түбән Камада Илдус Садыйков истәлегенә багышланган кичә узачак
21 августта «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичәсе кысаларында Түбән Каманың мактаулы гражданины Илдус Садыйков истәлегенә багышланган очрашу узачак. Чара «Беренчеләр йорты»нда була.

Буыннан-буынга күчкән хәзинә: Түбән Камада керәшен мәдәнияте фестивале узды
Керәшен халкының гасырлардан килгән рухи мирасын саклау, аны яшь буынга тапшыру максатыннан Түбән Камада традицион мәдәният фестивале узды. «Гаилә» паркында дүртенче тапкыр оештырылган бәйрәм җыр-моңга, милли киемнәргә һәм халык гореф-гадәтләренә бай булды.

Гармун моңы, чәкчәк тәме һәм әби сандыгы серләре: Түбән Кама районында «Авылча» этнофестивале узды
Татар авылының җаны нәрсәдә? Гармун моңындамы, әби-бабайлардан калган һөнәрләрдәме, әллә табын түрендәге чәкчәк белән үләнле чәйдәме? Югары Чаллыда узган «Авылча» этнофестивале кунакларга бу сорауга җавапны үз күзләре белән күрергә мөмкинлек бирде.

Түбән Кама районы кунакларны «Авылча» этнофестиваленә чакыра
25 июльдә Югары Чаллы авылында беренче тапкыр «Авылча» этнофестивале узачак. Бәйрәмгә шәһәр халкы, район кунаклары һәм милли мәдәният белән кызыксынучылар чакырыла.

Педальләргә басып – сәламәтлеккә таба: Түбән Камада велойөреш узды
Түбән Камада «Татарстанда җәй» программасы кысаларында зур велойөреш үткәрелде. Чарада шәһәр халкы белән беррәттән күрше районнардан килгән спорт сөючеләр дә катнашты. Оештыручылар фикеренчә, мондый чаралар сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыра һәм кешеләрне актив ялга җәлеп итә.

Түбән Камадан Хәсәнҗановлар гаиләсе республика шәҗәрә фестивалендә икенче урын яулады
Түбән Камада яшәүче Хәсәнҗановлар гаиләсе «Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә фестивалендә уңышлы чыгыш ясап, икенче урынга лаек булды.

Түбән Кама районында иң оста «Авылым хуҗабикәсе» билгеләнде
Түбән Кама районында инде тугызынчы тапкыр үткәрелгән «Авылым хуҗабикәсе» бәйгесе быел да авыл хатын-кызларының уңганлыгын, осталыгын һәм милли гореф-гадәтләргә тугрылыгын күрсәтте. Конкурста районның төрле авыл җирлекләреннән килгән 14 хуҗабикә көч сынашты.

Каләм ияләре бәйрәм үзәгендә: Чирмешәндә IV Медиа Сабан туе узды
Чирмешәндә узган IV Медиа Сабан туе 500дән артык журналистны бер мәйданга туплады. Милли уеннар, спорт ярышлары, һөнәри хезмәттә иң яхшыларны хөрмәтләү һәм метр ярым диаметрлы суган пирогы — бәйрәм һәркем күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдырды.

«Алтын мөнбәр» фестивале рекорд куйды: 66 илдән меңнән артык фильм кабул ителгән
Татарстан Мәдәният министрлыгында «Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестиваленең гариза кабул итү кампаниясе нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуы узды. Быел фестиваль 4–8 сентябрь көннәрендә үтәчәк.

Түбән Кама районында балалар өчен «Ура, авылга» проекты старт алды
Түбән Кама районында балалар өчен «Ура, авылга» проекты эшли башлады. Аның төп максаты – балаларны туган тел, милли гореф-гадәтләр белән таныштыру, авыл тормышы белән якыннанрак танышу һәм файдалы ял оештыру.

«Ура, авылга»: Түбән Кама районында балалар өчен бушлай лагерь сменаларына гаризалар кабул итү бара
Түбән Кама районында «Ура, авылга» дигән үзенчәлекле исем астында балалар өчен бушлай лагерь сменалары эшли башлый. Программа 7–17 яшьлек мәктәп укучылары өчен каралган.

«Татарстанда җәй» проекты кысаларында Түбән Кама мәктәбе ишегалдында Сабантуй гөрләде
Түбән Камада Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән тормышка ашырылучы «Татарстанда җәй» республика проекты дәвам итә. Шуның кысаларында 28нче мәктәп ишегалдында 23нче микрорайонда яшәүче балалар өчен күңелле Сабантуй оештырылды.