Түбән Кама һәм Татарстан яңалыклары, төп вакыйгалар һәм фактлар — НТР 24

Татарстанда агротехнология сыйныфлары саны арта: ел ахырына алар 28 районда эшләячәк
Татарстан мәктәпләрендә авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы яңа белем бирү мөмкинлекләре киңәя. 2026 ел азагына республикада агротехнология юнәлешендәге сыйныфлар 28 районны колачлаячак. Аларда белем алучы укучылар саны 1940ка җитәр дип көтелә. Проект яшь буынны агросәнәгать тармагы белән таныштыруны, авыл хуҗалыгы өчен кирәкле белгечләр әзерләүгә кызыксыну уятуны максат итә.

Түбән Камада яшь табибларны һөнәри сафка кабул иттеләр
Соңгы ике елда Түбән Кама сәламәтлек саклау тармагы 60лап яшь белгеч белән тулыланган. Алар арасында уку йортларын тәмамлап хезмәт юлын башлаган яшь табиблар да, башка төбәкләрдән күчеп килгән медицина хезмәткәрләре дә бар. Бүген аларны тантаналы төстә табиблар сафына кабул иттеләр.

Түбән Камада пенсионерның 700 мең сум акчасын алган курьерны тоткарлаганнар
Түбән Камада яшәүче 87 яшьлек хатын-кыз телефон аша мошенниклар корбаны булган һәм 700 мең сум акчасыннан колак каккан. Җинаять җаваплылыгыннан котыла алуына ышанып, ул акчаны курьерга тапшырган.

Түбән Кама укучысы ДОСААФ турында республикакүләм иншалар бәйгесендә призлы урын алды
Түбән Каманың сигезенче сыйныф укучысы Кирилл Калмыков ДОСААФның республикада оешуына 100 ел тулуга багышланган иншалар бәйгесендә өченче урынга лаек булды.

Түбән Камада яшәүче гаилә улын дәвалау өчен акча җыя
Түбән Камадан дүрт айлык Адам Набиев ярдәмгә мохтаҗ. Малайда кыска эчәклек синдромы ачыкланган: берничә операциядән соң аның нечкә эчәклегенең озынлыгы нибары 30 процент калган.

Татарстанда көндез +6 градуска кадәр җылытачак
21 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез явым-төшем саклана.

Кыш бабай «Җырлы сәфәр»дә үзенең җыр-моңга осталыгын күрсәтте
18 ноябрьдә Кыш бабай туган көнен билгеләп үтте. Әкият иясенә ничә яшь тулганын хәтта оныгы – Кар кызы да белми. Ә менә аның җәй көне диңгез буенда ял итәргә, кояшта кызынырга һәм җырларга яратуы сер түгел. НТРның «Җырлы сәфәр» проектының яңа чыгарылышында ул үзе кунак булды.

НТР 24 телеканалында Радмир Беляев белән «Туры элемтә» узды
Түбән Кама мэры Радмир Беляевның исеменнән социаль челтәрләрдә ялган канал булдырганнар. Анда урнаштырылган мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Бу хакта ул НТР телеканалының «Туры элемтә» тапшыруында белдерде.

Түбән Камада Чирмешән районы театры «Пар аккошлар» спектаклен күрсәтәчәк
21 ноябрьдә Түбән Каманың «Мирас» мәдәният йортында Чирмешән районының «Чаткы» театры чыгыш ясаячак. Тамашачыларга Гөлшат Мөхәммәтшинаның «Пар аккошлар» мелодрамасын тәкъдим итәчәкләр.

Түбән Камада мәчет һәм иҗтимагый оешмаларның уртак эшчәнлегенә багышланган очрашу узды
19 ноябрьдә Җәмигъ мәчетендә территориаль иҗтимагый үзидарә советлары рәисләренең традицион очрашуы узды.

Түбән Камада суд 19 ел элек төзелгән веранданы сүттерергә карар чыгарган
Түбән Каманың Химиклар проспектындагы 23нче йортта яшәүчеләргә үзләре төзегән веранданы сүтәргә һәм бинаның фасадын элекке хәленә кайтарырга туры киләчәк. Судка шикаять белән күршеләрнең берсе мөрәҗәгать иткән.

Эскәмиядә йоклап киткән түбәнкамалы 55 мең сум акчасын югалткан
Полиция хезмәткәрләре 55 мең сум акча урлауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар.

Атмосферага куркыныч матдәләр бүленеп чыгу турындагы ялган хәбәрләрне Түбән Кама мэры кире какты
Чәршәмбе көнне социаль челтәрләрдәге Түбән Кама пабликларында «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң гадәттән тыш хәл килеп чыгу һәм куркыныч матдәләр бүленеп чыгу турында ялган хәбәрләр таралды.

Мошенниклар татарча яза башлаган: Түбән Кама блогерын алдарга тырышканнар
Интернет-мошенникларның алдау ысуллары гына түгел, аралашу телләре дә үзгәрә. Түбән Камада яшәүче блогер Ильяс Шәяхмәтовка чит илдәге күчемсез милекне рекламалаган хәбәр килгән. Әңгәмә татарча дәвам иткән, әмма ахыры көтелмәгәнчә тәмамланган. Егет бу хәлне MAX каналындагы сәхифәсендә уртаклашкан.

Радмир Беляев Нефтехимиклар паркын реконструкцияләү эшләренең барышы белән таныштырды
Түбән Камада Нефтехимиклар паркын реконструкцияләү дәвам итә. Эшләрне 2027 елның җәендә тәмамлау планлаштырыла.

«Түбән Кама гүзәле һәм батыры» бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды
«Түбән Кама гүзәле һәм батыры» муниципаль бәйгесенең финалы узды. Катнашучылар матурлыкта гына түгел, татар телен белүдә, милли традицияләрне саклауда һәм иҗади сәләтләрен күрсәтүдә дә көч сынашты. Быел конкурс 19нчы тапкыр үткәрелде.

Түбән Камада Кыш бабай туган көнен җырлап билгеләп үтте
18 ноябрь – Кыш бабайның туган көне! Аңа ничә яшь булуын беркем дә төгәл белми. Хәтта оныгы – Кар кызы да! Ә менә аның җырларга яратуы сер түгел. Әкияти кунак туган көнен НТРның «Җырлы сәфәр» проекты белән билгеләп үтте.

Түбән Камада машина таптаткан 65 яшьлек хатын-кызның хәле билгеле булды
17 ноябрьдә Түбән Камада ВАЗ-2107 автомобиле йөртүчесе җәяүлене таптаткан. Руль артында 19 яшьлек егет булган. Юл-транспорт һәлакәте сәгать 20:30 тирәсендә Төзүчеләр проспектындагы 24 нче йорт каршында килеп чыккан.

Түбән Камада беренче трамвайны яңарту эшләре тәмамланды
Түбән Каманың «Шәһәр электротранспорт» предприятиесе беренче трамвай вагонын яңартуны төгәлләде. Җәмәгать транспортына Белоруссиядә җитештерелгән кузов урнаштырылган.

Түбән Каманың мактаулы гражданины Фирдәвис Ханов Мәскәүдәге татар яшьләре белән очрашты
Мәскәү татарлары штабында Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы Түбән Каманың мактаулы гражданины Фирдәвис Ханов белән башкалада яшәүче татар яшьләре очраштылар. Кичә 75 яшьлек юбилей уңаеннан оештырылды.

Атна ахырына Татарстанда көннәр +5 градуска кадәр җылыначак, әмма яңгырлар көтелә
Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәреп торачак. Атна башында явым-төшемнәр көтелми диярлек. Ә пәнҗешәмбе көнне республикага Атлантик циклон якынлашачак. Аның белән бергә яңгыр, юеш кар һәм көчле җил киләчәк.

Түбән Камада кышын биш зур шугалак эшләячәк
Түбән Камада кышкы шуу сезонына әзерләнәләр. Шәһәрдә массакүләм шуу өчен биш төп шугалак һәм микрорайоннарда 17 бушлай ишегалды мәйданчыгы булдырылачак.

Түбән Камада Төзүчеләр урамында озак вакыт торган машинаны алуларын сорыйлар
Түбән Камада Төзүчеләр урамындагы 23нче йорт янында озак вакыт бер урында торган автомобильне алып китүләрен сорыйлар. Бу хакта «Халык контроле Түбән Кама» төркеменә язылучыларның берсе хәбәр иткән.

Түбән Кама тарихында тирән эз калдырган шәхесләрне искә алдылар
14 ноябрьдә Түбән Камада шәһәр төзелешенә һәм нефть химиясе сәнәгатенә зур өлеш керткән ике легендар шәхес – Евгений Королев белән Николай Лемаевны искә алу чаралары узды. Аларның икесе дә бер көнне туган, әмма яшь аермалары – 16 ел.

Радмир Беляев: «Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән соң җылылык һәм кайнар су бирү торгызылган»
Түбән Камада пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң җылылык белән тәэмин итү һәм кайнар су бирү торгызылды. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

Түбән Кама районында юл һәлакәтендә 21 яшьлек егетнең гомере өзелгән
Түбән Кама районының Благодатная авылында җиңел машина белән КамАЗ бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте 14 ноябрьгә каршы төндә булган.

Түбән Кама мэры Радмир Беляев пилотсыз очкыч һөҗүменнән зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләде
15 ноябрьдә Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә җиде кеше зыян күргән. Аларның барысына да медицина ярдәме күрсәтелгән. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

Татарстанда 2,9 мең махсус хәрби операция ветеранын эш белән тәэмин иткәннәр
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга тыныч тормышка кайтырга һәм эш табарга ярдәм итәләр. Аларны эш белән тәэмин итү өчен аерым система булдырылган. Белгечләр ветераннарга һөнәр сайларга, кирәк булса яңадан укырга, сәламәтлек мөмкинлекләренә туры килгән эш урыны табарга булыша.

Каһарманнарның хатыннары һәм әниләреннән торган Түбән Кама хоры бәйгегә әзерләнә
Йөрәк түреннән чыккан җырлар. Махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларның хатыннары һәм әниләреннән торган хор оешуга ярты ел тулды. Кыска вакыт эчендә коллектив тамашачы мәхәббәтен яулап өлгерә. Алар өчен җыр — күңелдәге сагышны уртаклашу, якыннары турындагы хатирәләрне саклау һәм рухи көч алу чарасы. Хәзер хорда катнашучылар патриотик җырлар бәйгесенә әзерләнәләр.

Түбән Кама автоинспекторлары кеше гомерләрен саклау өчен кан тапшырдылар
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре изге эшкә кушылдылар. Алар авариядә зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен кан тапшырдылар. Акция юл-транспорт һәлакәтләрендә вафат булучыларны искә алу көненә багышлана. Кан бирү автоинспекторлар өчен ел саен үткәрелә торган күркәм гадәткә әйләнгән. Алар бу гамәлнең кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин икәнен яхшы аңлыйлар.

Илсөя Бәдретдинованың бердәнбер улы армиягә китә
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың бердәнбер улы Нариман көзге чакырылыш кысаларында хәрби хезмәткә китә.

Башта — зарядка, аннары яраткан җырлар: «Җырлы сәфәр» проекты кунагы Рөстәм Ганиев
«Җырлы сәфәр»нең яңа чыгарылышында — Түбән Каманың мактаулы гражданины, Татарстанның һәм Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре Рөстәм Ганиев. Гомеренең 40 елдан артыгын спортка багышлаган шәхес белән әңгәмәдә сүз тормыш юлы, җәмәгать эшләре, милли кыйммәтләр һәм, әлбәттә, татар җырлары турында бара.

5 дәрестә намаз укырга өйрәнергә мөмкин: Түбән Камада бушлай курсның яңа сезоны башланды
Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә «Намаз – бәхет ачкычы» дип аталган бушлай проектның 14нче сезоны башланды. Дәресләргә 30дан артык ир-ат һәм 70тән артык хатын-кыз язылган.

Түбән Камада куелган «МУСА» музыкаль-поэтик тамашасы Россиядә иң яхшысы дип танылды
Түбән Каманың Халык иҗаты йорты хезмәткәрләре әзерләгән «МУСА» музыкаль-поэтик тамашасы «Алтын лачын – 2026» («Золотой сокол – 2026») Бөтенроссия бәйгесендә иң яхшы хәрби-патриотик проект дип танылды.

Түбән Камада медицина хезмәткәрләрен ике юбилей белән котладылар
Көндәлек тормышта без аларны ак халаттан күрергә күнеккән. Бүген исә табиблар – бәйрәм кунаклары. Түбән Камада берьюлы ике медицина хезмәтенең юбилеен билгеләп үттеләр. Педиатрия хезмәтенә — 55, акушерлык-гинекология хезмәтенә 50 ел. Бу — меңләгән сабыйның коткарылган гомере, йөзләгән гаиләнең бәхете һәм медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте тарихы.

Түбән Кама активистлары өчен гадәттән тыш хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтү буенча укулар узды
Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, әлеге күнекмәләр кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә. Түбән Камада «Россия Кызыл Хач» оешмасының Татарстан төбәк бүлеге инструкторлары иҗтимагый үзидарә советы рәисләре өчен махсус укулар үткәрделәр. Катнашучылар беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен үзләштереп, зыян күрүчеләргә психологик бушану алымнарына да өйрәнделәр.

Диана Гурцкая белән чагыштыралар: Түбән Камада туып-үскән җырчы дәүләт бүләгенә лаек булды
Түбән Камада туып-үскән җырчы Альбина Абрамова Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек булды. Дәүләт бүләген аңа Казанда узган юбилей концертында тапшырдылар.

Түбән Камада «Ел студенты — 2026» конкурсына гаризалар кабул ителә
Түбән Кама районының югары уку йортларында һәм көллиятләрендә белем алучы яшьләрне район башлыгының стипендиясенә үткәрелә торган «Ел студенты — 2026» муниципаль конкурста катнашырга чакыралар.

Ярты гасырлык мәхәббәт тарихы: Түбән Камада яшәүче Гыйләҗиевлар алтын туйларын билгеләп үтте
Рифкать Нурый улы һәм Гөлсинә Равил кызы Гыйләҗиевларның гаилә коруларына быел 50 ел тулды. Алтын туйларын алар Түбән Кама никахлашу сараенда якыннары һәм кунаклар белән бергә билгеләп үтте.

Айдар Сәлимгәрәев: Милли массакүләм мәгълүмат чараларының эше гомумдәүләт әһәмиятенә ия
Россия халыкларының бердәмлеген саклауда милли массакүләм мәгълүмат чаралары зур роль уйный. Шуңа күрә аларның эше гомумдәүләт әһәмиятенә ия. Бу хакта Казанда узган XI Милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белдерде.

Түбән Камада башкарма комитетның яңа җитәкчесе сайланды
Илнар Сираев Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. Аның кандидатурасын 11 ноябрьдә шәһәр советы сессиясендә депутатлар бертавыштан хуплады.

Шигърияттән юморга кадәр: Ләбиб Леронга 65 яшь
Бүген татар язучысы, шагыйрь, журналист Ләбиб Леронга 65 яшь тула. Балалар өчен язылган шигъри һәм чәчмә әсәрләре, юморга бай китаплары белән танылган әдип Түбән Камада да еш кунак. Ул укучылар белән аралаша, үзенең иҗаты, китаплары һәм әдәбият дөньясы белән таныштыра.

Түбән Кама районында яшәүче тыл хезмәтчәне 96 яшен тутырды
Түбән Кама районының Колмакчы авылында яшәүче Исламия Миңнехановага 96 яшь тулды. Тыл хезмәтчәнен туган көне белән котларга Елантау авыл җирлеге башлыгы Владимир Лебедев килде.

Түбән Камада җәяүлене бәрдерү мизгеле видеокүзәтү камерасына эләккән
Түбән Камада чәршәмбе иртәсендә җәяүлене автомобиль бәрдергән. Авария мизгеле видеокүзәтү камерасына эләккән.

Түбән Кама районының Шәңгәлче һәм Ташлык китапханәләре укучыларны яңача каршы алачак
Шәңгәлче һәм Ташлык авылларында китапханәләр заманча уку һәм иҗат үзәкләренә әверелде. Биредә ремонт эшләре тәмамланып килә. Яңа киңлекләр 14 ноябрьдә укучылар өчен ишекләрен ачачак.

Түбән Кама районы башлыгы полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
10 ноябрь – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре. Түбән Кама урамнарындагы тәртип, шәһәр һәм район яшәүчеләрнең тынычлыгы - хокук сакчыларга бәйле. Кызганыка каршы, хезмәт бурычын үтәгәндә югалтулар да була – батырлача һәлак булган хезмәткәрләрне хәтер митингында искә алдылар.

Түбән Кама мэры пилотсыз очкыч һөҗүменнән зыян күргән йортларны ремонтлау барышын тикшерде
Шинчылар проспектындагы 71 нче һәм Мәктәп бульварындагы 7дә 2нче йортларда торгызу эшләре дәвам итә. Пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән йортлардагы ремонт барышын шәһәр мэры Радмир Беляев тикшерде. Ул төзекләндерү эшләренең торышы белән танышты, подрядчы оешма вәкилләре һәм фатир хуҗалары белән аралашты.

Түбән Камада торак инспекциясенең ике хезмәткәре җаваплылыкка тартылган
Түбән Кама прокуратурасы шәһәрдәге торак инспекциясе эшендә закон бозулар ачыклаган. Тикшерү барышында контроль чаралар турындагы мәгълүматны реестрга вакытында кертмәү, халык мөрәҗәгатьләрен тиешенчә карамау очраклары билгеле булган.

Түбән Кама районында яңа светофор барлыкка килде
Түбән Кама районының Зур Афанас авылыннан чыгу юлында яңа светофор урнаштырдылар. Хәзер ул шәһәргә керүче һәм аннан чыгучы автомобильләр хәрәкәтен көйләячәк.

Түбән Кама районында бишенче тапкыр «Каз өмәсе» узачак
Каз өмәсе – халкыбызның борынгыдан килгән матур йоласы. 28 ноябрьдә Түбән Кама районының Колмакчы авылында аны бишенче тапкыр бәйрәм итәчәкләр. Кунакларны борынгы гореф-гадәтләр, милли уеннар, остаханәләр һәм татар эстрадасы артистлары катнашындагы концерт көтә.