Түбән Кама һәм Татарстан яңалыклары, төп вакыйгалар һәм фактлар — НТР 24

Түбән Камада яшәүче гаилә улын дәвалау өчен акча җыя
Хәзер сабый гадәти ризыкны тулысынча үзләштерә алмый. Шуңа күрә аңа көн саен кан тамыры аша махсус туклану кирәк. Аны һәм куллану өчен кирәкле медицина әйберләрен сатып алуга 921 мең 598 сум таләп ителә.

Эчәклек белән бәйле җитди проблемалар табибларга йөклелек вакытында ук билгеле булган. Адам тугач, аның эче нык кабарган. Контраст матдә кулланып үткәрелгән рентген тикшерүе авыр тумыштан килгән патологияне — эчәклекнең бер өлеше тишелү сәбәпле барлыкка килгән перитонитны ачыклаган. Малайга кичекмәстән операция ясаганнар. Әмма соңрак өзлегүләр килеп чыгып, тагын бер кат хирургик ярдәм кирәк булган. Табибларга нечкә эчәклекнең бер өлешен алып ташларга туры килгән.

Адамга «кыска эчәклек синдромы» диагнозы куелган. Үсүе һәм үсеше өчен аңа парентераль туклану кирәк. Хәзер ул көн саен 12 сәгать дәвамында махсус туклану ала. Дәвалау нәтиҗәсендә сабый яхшы үсә: елмая, авазлар чыгара, әйләнеп ятарга тырыша. Табиблар савыгу мөмкинлекләрен яхшы дип бәяли, әмма әлегә кан тамыры аша тукланмыйча аңа ярамый.

Дәвалауны өй шартларында дәвам итәргә кирәк. Әмма дәүләт хисабына кирәкле туклану һәм медицина әйберләре белән тәэмин итү мөмкинлеге гаиләдә ярты елдан соң гына булачак. Бу вакытка кадәр әти-әнисенә аларны үз акчаларына сатып алырга туры килә. Гаилә өчен мондый чыгымнарны күтәрү бик авыр.

Дәвалауны дәвам итү һәм кирәкле медицина әйберләрен сатып алу өчен барлыгы 921 мең 598 сум кирәк. Акчаның бер өлешен җыярга өлгергәннәр, әле 260 мең 949 сум җитми.

Гаилә битараф булмаган кешеләрдән Адамга тормыш өчен мөһим дәвалауны дәвам итәргә ярдәм итүләрен сорый. Ярдәм күрсәтү тәртибе белән «Русфонд» сайтында танышырга мөмкин.

Мәскәү татарлары һәм төрки халыклары Милли конгрессы җитәкчесе Түбән Кама укучылары белән очрашты
Укучыларның йөзләрендә – җитдилек белән кызыксыну. Бүген алар өчен гадәти булмаган дәрес. 36нчы мәктәпкә Мәскәү татарлары һәм төрки халыклары Милли конгрессы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев килә. Аралашу ачык диалог форматында уза. Белем алу, киләчәк һөнәрне сайлау, ватанпәрвәрлек һәм зур максатлар куеп, аларга ирешү кебек темалар күтәрелә.

Мисал итеп кунак Фикрәт Табиев белән Николай Лемаевны искә ала. Әлеге шәхесләрнең хезмәте Түбән Каманың үсешендә мөһим роль уйнаган. Аларның тормыш юлы кыю фикерләрнең һәм нәтиҗә өчен җаваплылыкның зур проектларны тормышка ашыруда мөһим роль уйнавын күрсәтә.

Очрашудан соң Рөстәм Ямалиев Фикрәт Табеев музеена да кереп чыга. Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре белән шәхсән таныш булган. Алты ел элек музей ачылганда ул бүләк итеп тапшырган экспонатлар бүген дә саклана. Бу юлы исә кунак мәктәп китапханәсенә яңа китаплар алып килә. Быел якташыбыз Түбән Каманың 19 уку йортында укучылар белән очрашкан.

Түбән Камада 100 яшьлек юбилярны котладылар
Өлкәннәр көне уңаеннан район башлыгы Радмир Беляев Мәгъфирә Шәрифулла кызын өйгә барып котлады. Якыннары һәм кунаклар аңа чын бәйрәм бүләк итте: шигырьләр укылды, яраткан җырлар яңгырады. Ә очрашу ахырында район башлыгы озын гомерле түбәнкамалылның күптәнге теләген дә үтәде.

Мәгъфирә Заһретдинова — гаиләсенең иң кадерле кешесе, балалары һәм оныклары өчен терәк һәм яраткан әби. Мөхтәрәм шәһәрдәш Чирмешән районының Иске Кади авылында туып-үскән. Сугыш елларыннан алып пенсиягә чыкканчы кырларда хезмәт куйган.

Мәгъфирә Шәрифулла кызының җиде баласы, 19 оныгы, 29 оныкчыгы һәм җиде оныкчыкчыгы бар. Алар барысы да әниләренең, әбиләренең юбилейларын бергәләп каршы алалар.

100 яшьлек шәһәрдәшне Өлкәннәр көне белән район башлыгы Радмир Беляев та котлады. Ул җылы теләкләрен җиткереп, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Мәгъфирә Заһретдинованың тагын бер теләге булган — туган ягы Чирмешән районыннан котлау ишетү. Радмир Беляев аның бу хыялын да тормышка ашырды. Авыл җирлеге башлыгы белән элемтәгә керде.

Бәйрәмгә 14нче лицей укучылары чыгышы аеруча ямь өстәде. Юнармиячеләр Мәгъфирә Шәрифулла кызына шигырьләр һәм җырлардан торган кечкенә концерт әзерләгәннәр.

Кунакларның җылы теләкләре мөхтәрәм шәһәрдәшне аеруча сөендерде. Бәйрәмгә килүчеләр бергәләп истәлеккә фотога төштеләр. Ә Мәгъфирә Шәрифулла кызы барлык кунакларны гыйнварда узачак 101 яшьлек юбилеена чакырды.

Түбән Камада гомумшәһәр өмәләр 14 октябрьдә башлана
Чараларда предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре, учреждение коллективлары, мәктәп укучылары һәм студентлар, шулай ук теләгән һәркем катнаша ала. Төп эшләрне кар яуганчы тәмамлау планлаштырыла.

«Өмәләр барышында оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр, сәүдә объектлары, гараж кооперативлары һәм бакчачылык ширкәтләре территорияләрен тәртипкә китерү, җәмәгать урыннарын җыештыру, урам-юл челтәрен пычрактан, яфраклардан арындыру, яшел үсентеләрне карау эшләре башкарылачак. Шулай ук чүп-чарны рөхсәтсез ташлау урыннарын бетерүгә дә игътибар биреләчәк», — дип хәбәр итте «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Денис Баландин.

Гомумшәһәр өмәләре көннәрендә Сарсаз-Бли авылы янындагы каты көнкүреш калдыклары полигоны чүп-чарны бушлай кабул итәчәк. Калдыкларны чыгару өчен кулланылачак махсус транспорт исемлеген шәһәр башкарма комитетына алдан җибәрергә кирәк.

Түбән Кама районында тимгелле боланнар көтүен видеога төшергәннәр
Аның сүзләренчә, ул ун маралны санап өлгергән.

«Башта безне күрделәр дә, куркып, йөгереп киттеләр. Аннары туктадылар, басып тордылар һәм безгә карап алдылар», — дип сөйләгән ул НТР 24 хәбәрчесенә.

Татарстанда аучыларны тикшерү буенча рейдлар бара
Бу хакта Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Рейдларның беренче көннәрендә 500дән артык аучы тикшерелгән, ау кагыйдәләрен һәм коралны йөртү-транспортта ташу тәртибен бозуның 53 очрагы ачыкланган.

Белгечләр куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Аерым алганда, торак йортлардан 200 метрдан якынрак арада ату тыела.

«Тавышка» яки максатны ачык күрмичә ату катгый тыела. Мәгълүмат такталарына һәм кисәтү билгеләренә, электр үткәргеч линияләре чыбыкларына кунган кошларга да атарга ярамый. Ауга төзек булмаган корал белән чыгу рөхсәт ителми.

Рифкать Миңнеханов: Минтимер Шәймиев фән үсешенә зур өлеш кертте
Рифкать Миңнеханов фикеренчә, Минтимер Шәймиевнең төп үзенчәлеге – үзе галим булмаса да, фән үсешенә галимнәрнең үзләреннән дә зуррак өлеш кертүе.

«Шәймиевнең уникальлеге шунда: ул галим түгел, әмма галимнәр өчен, фән өчен галимнәрнең үзләреннән дә күбрәк эшләгән кеше», – диде Татарстан Фәннәр академиясе президенты.

Ул мисал итеп Татарстан Фәннәр академиясен булдыруны китерде. Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, ул чорда мондый карар кабул итү республикада һәм илдә барган стратегик үзгәрешләрне тирәнтен аңлауны һәм киләчәккә зур күзаллауны таләп иткән.

«Фәннәр академиясен булдыруның үзе генә дә киләсе елны Минтимер Шәрип улы елы дип игълан итү өчен җитәрлек сәбәп булыр иде. Ә республика үсеше өчен шундый әһәмиятле карарлар йөзләрчә, меңнәрчә булды», – дип ассызыклады ул.