Погода в Нижнекамске

+9...+14°.
Завтра: +6...+15°

16+

«Форсат» тапшыруы. Су юлы йоласы

Безнең төшерү төркеме Түбән Уратма авылында булып кайтты.

Авылның китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре татар халкының борынгы йолаларының берсе – яшь киленнең чишмәгә су алырга төшүен күрсәттеләр.

«Су юлы» - Түбән Уратмада электән үк үтәлеп килгән традиция. Авылга килен булып төшкән кызлар, бу сынау аша узмыйча калмый. Яшьләр чишмә буена килгәч, уйнап, җырлап та алалар. Шунысы сөенечле, әлеге гореф-гадәтне Түбән Уратмада бүген дә үтиләр.

Пожалуйста, оцените выпуск:



Вход по логину и паролю/Регистрация

Можно войти через соцсети - это безопасно (вы сможете подписаться на комментарии и загружать фото):