85тә булса да,  спектакльдә чыгыш ясарга хыяллана. Яшьлектә уйнаган рольләрен һаман да онытмаган.

Сүзебез –  «Игелек марафоны» тапшыруы герое – Фәүзия Вәлиуллина. Мөхтәрәм түбәнкамалы гомер буе китапханәче булып эшләгән. Гомум стажы - 40 елдан артык. Һаман да газета-журналлардагы яңалыкларны күзәтеп бара, матур әдәбият белән кызыксына.

Күзлексез дә укый, догалар белә. Габдулла Тукай исемендәге китапханә хезмәткәрләре Фәүзия апаның хәлен даими белешеп торалар, китаплар да алып киләләр.