Салих хәзрәт Ибраһимов түбәнкамалы Ландыш Әскәрова белән таныштыра. Бала тапканнан соң, аның күзе күрми, аяклары йөрми башлаган.

Тора-бара күрү сәләте кире кайта. Ә менә аягына Ландыш ханым әле баса алмый. Өйдәге бар эшләрен хатын-кыз үзе башкарырга тырыша.

Шулай ук төп ярдәмчеләре – улы Гадел, тормыш иптәше һәм әнисе. Ландыш кул эшләре белән шөгыльләнә, сүрәләр, догалар өйрәнә.