Салих хәзрәт Ибраһимов Мостафиннар белән таныштыра.

45 яшьлек гаилә башлыгы улы Рәсүл белән паралич суккан әнисен карыйлар.

Өстәвенә, Рәисенең үзенә  дә 3 группа инвалидлык бирелгән.

Шулай да тормыш авырлыкларын бирешмичә, тырышып яшиләр. Икесе дә ашарга пешерәләр, хуҗалык эшләрен алып баралар. Күршеләренә рәхмәт сүзләре җиткерәләр. Алар да ярдәм итеп торалар, ди тапшыруы геройлары.