Яңа чыгаралыш - Корбан гаетенә багышлана. Мөселманнарның иң зур бәйрәме Түбән Камада зурлап узды.

Беренче көнне – дин кардәшләр бер сафка басып намаз укыдылар, корбан чалдылар. «Гаилә» паркында күңел ачу чаралары оештырылды.

Икенче көнне - гыйбадәт йортына физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр чакырылды. Алар өчен бәйрәм табыны әзерләделәр.