Якташыбыз югары бүләккә лаек булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Мииңнеханов Фирдәвис Хановка Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырды.

Мөхтәрәм шәһәрдәш - Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы, Түбән Каманың мактаулы гражданины, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры.

Фирдәвис Ханов Түбән Камада 70кә якын объект булдырган. Һәрберсенең – үз тарихы, ди проект авторы.