Халкыбызның хезмәт белән күңел ачу чараларын берләштергән йола «Каз өмәсе» – Тоба авылында үткәрелде.

Элек-электән йолкыган казларны көянтәгә асып, кызлар су буена төшкәннәр, шунда казларны юганнар.

Аларга егетләр дә ярдәм иткән, күмәк эш – җыр, биюләр, уеннар белән үрелеп барган.