Безнең иҗат төркеме Шәңгәлче авылында кунакта булды.

Мәдәният клубы каршында эшләп килүче «Умырзая» фольклор ансамбле «Өй юу» йоласын күрсәтте.

Элек-электән татар халкы бер-берсенә җыештырышырга йөрешкән, бүрәнәләрне юкә мунчасы белән агартканнар. Түшәмнәрне юар өчен гадәттә озынрак буйлы, аскы як - кыскарак кызларга йөкләнгән.

Хуҗабикәләр рәхмәт йөзеннән тәмле ризыклар белән сыйлаган - боларның барысы да җыр-биюләр белән үрелеп барган.