«Форсат» тапшыруы. Кершен халкы көнкүреше
Бу юлы безнең төшерү төркеме Нариман авылында булып кайтты.
Әлеге җирлектә күпчелек керәшеннәр яши. Авыл халкы үзенең үткәненә зур хөрмәт белән карый, хатын-кызлар бүген дә әби-бабаларыннан калган кул эшләрен тоталар.
Күп итеп сарык асрыйлар, аның җонын эрләп чүлкәбаш бәйлиләр. Чигү чигәләр. Төрле тәм-томнар пешерәләр. Авыл клубында күптән түгел генә «Нариман керәшеннәре» ансамбле оешкан. Шуның солистлары безгә авылда кышкы озын кичләрне ничек уздырулары турында сөйләп киттеләр.
Другие новости
Статьи «Нижнекамской правды»