Яңа сезонда без сезне шәһәр һәм районда яшәүче күркәм гаиләләр белән таныштырырбыз.

Аларның яшәү рәвешләре, йолалары турында сөйләрбез. Мисал өчен, «Форсат» тапшыруының беренче герое – Татарстан гына түгел, Россия күләмендә танылган спортчы Гакыйф Борһанов.

Спорт остасы Кызыл Чапчак авылында яши. Хатыны Рәйхана апа белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Бүген инде оныклары да үсеп буйга җиткән.