Тапшыру Май чабу бәйрәменә багышлана. Безнең төшерү төркеме Борисовлар гаиләсендә булып кайтты.

Маргарита һәм Григорий Борисовлар Мамадыш ягы керәшеннәре. Ике ул тәрбияләп үстерәләр.

Гаилә керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен үтәп, аларны оныкларына да тапышырып яши. Олы уллары  Борис «Сүрәкә» керәшен ансамбле солисты да. Тапшыру кысаларныда оста хуҗабикә Маргарита ханым коймак пешереп күрсәтер, ә улы җырлап күңелегезне ачыр.