Ел да Исламовлар гаиләсе әтиләрен искә алырга әби-бабалары нигезенә кайталар.

Бу көнне алар, матур гадәт буенча,  бал аерталар, чөнки гаилә башлыгы умартачы булган. Әлеге кәсеп буыннан-буынга күчкән.

Шунысы куанычлы, балаларны, оныкларны әбиләре – Нурзия Исламова көтеп ала. Әнкәйләренә быел 89 яшь тула. Хәзер төп йортта олы кызы Наилә Исламова яши. Туганнар атна саен катып торалар.