Яңа чыгарылыш герое – Рәсимә Булатова. Хатын-кыз «Нефтехимик» эзләнү отряды составында «Хәтер вахтасы»нда катнаша.

Максаты – хәбәрсез югалган солдатларны табу, аларның исемнәрен ачыклау һәм туган якларына алып кайтып җирләү – бу изге эшкә түбәнкамалы 20 елга якын гомерен багышлый.

Тормыш иптәше, улы  да аның бу эшен хуплый. Бергәләп экспедицияләргә йөриләр.