Иҗат төркеме Түбән Чаллы авылына юл тотты.

Биредә яшәүчеләр татар халкының буыннан-бунга кичеп килгән «Кияү мунчасы» йоласын күрсәтелләр. Элек-электән кода-кодагыйлар, туган-тумачалар яшь парны юынырга озаткач, уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачканнар, бәйрәм мул табын артында дәвам иткән.

Авыл халкы әби-бабайлардан мирас булып калган байлыкны бүгенге көнгә кадәр саклап, яшь буынга тапшырып килә.