Безнең иҗат төркеме Тоба авылында булды.
Биредә элек-электән килгән йола - Сабантуйга бүләк җыю сакланып килә.
Милли бәйрәмгә берничә көн кала, гармун тарткан, җыр сузган яшьләр, йорттан-йортка кереп, колгага яулыклар, сөлгеләр бәйли. Әлеге күренеш уен-көлке белән үрелеп бара.