Безнең төшерү төркеме Кече Җирекле авылында булып кайтты.

Биредә яшәүче керәшеннәр үзләренең гореф-гадәтләрен кадерләп, саклап яшиләр.

Авыл клубында күптән түгел генә оешкан «Җирекле моңнары» ансамбле  керәшеннәрнең «Кыз бирү» йоласын сәхнәләшетереп күрсәтте. Традиция кызыклы, мавыктыргыч һәм күпсанлы җыр-биюләргә корылган.