Башкорт милли-мәдәни оешмасы «Бәпес, ягъни бала күрү» йоласын күрсәтә. Бер ай элек Киреевлар гаиләсендә беренче малай дөньяга килә.

Бәхетле әти-әни сабыйга Мәргән исемен куша.

Яңа туган баланы күрергә яшьләрнең туганнары, якыннары, дуслары җыела. Алар элек-электән сакланып килгән гореф-гадәт буенча яшь парны җыр-биюләр, бүләкләр һәм тәм-томнар белән котлыйлар.