«Форсат» тапшыруы. Туй йоласы
Гаилә йолалары арасында туй көне иң зур һәм хөрмәтле урынны алып тора. Аңа әзерлек егетнең әти-әнисе үтенече буенча кыз өенә яучы-башкода җибәрүдән башлана.
Кияүгә бирергә риза булсалар-кыз ярәшү, кыз килешү башлана. Аңа дүрт-биш көн калгач, кызның әти-әнисе кодаларны һәм башка якын туганнарны киңәш мәҗлесенә чакыра.
Туйның һәрбер мизгеле, һәрбер күренеше җыр, музыка, такмак-такмаза, төрле ырымнар, йолалар белән үрелеп бара. Туй өчен махсус һәм үзенчәлекле аш-су, савыт-саба, кием-салым, түшәк-ястык һ.б. әзерләнә.
Другие новости
Статьи «Нижнекамской правды»