Түбәнкамалыларны һәм шәһәр кунакларын Нәүрүз бәйрәменә чакыралар. 21 мартта Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданчыкта төрки һәм иран халыкларының Яңа ел бәйрәменә багышланган күңел ачу чаралары узачак. Бу бәйрәм язгы көн белән төн тигезлегенә туры килә.

Оештыручылар бай программа вәгъдә итә: театральләштерелгән тамаша, артистлар һәм иҗат коллективлары чыгышлары, халык уеннары.

Шулай ук милли-мәдәни берләшмәләре әзерләгән ризыкларны: пылау һәм шыттырылган бодай бөртекләреннән сүмәләкне дә авыз итәргә мөмкин булачак.

Бәйрәм 10:00 сәгатьтә башлана. Үткәрү урыны: Халык иҗаты йорты (Н.В. Лемаев мәйданы, 14).