2026 елның 1 апреленнән Россиядә яшәүчеләргә социаль пенсияләрне индексацияләү башлана. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Ярослав Нилов хәбәр итте.

Индексация күләме 6,8% тәшкил итәчәк. Бу чара нәтиҗәсендә, пенсиянең уртача күләме 16,5 мең сумга якынлашачак. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның пенсияләре якынча 1,6 мең сумга артып, 24,5 мең сумга җитәчәк. Балачактан 1 төркем инвалид балалар өчен түләүләр исә 25,4 мең сумга кадәр күтәреләчәк.

Шулай ук, 1 апрельдән 80 яшькә тулган гражданнарны һәм I төркем инвалидларны карау өчен каралган айлык түләү дә арттырылачак. Бу түләүнең күләме 1,5 мең сумга җитәчәк.

Социаль түләүләр артуы (коэффицент — 6,8%):

  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар — 24 500 сум;
  • Балачактан 1 төркем инвалид балалар — 25 400 сум;
  • Өлкәннәрне һәм инвалидларны карау — 1 500 сум.