Илмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә «Фронтка ярдәм өчен» медале белән бүләкләнүен хәбәр итеп, бүләкнең фотосын урнаштырды.
Исегезгә төшерәбез, татар эстрадасы җырчысы үзенең язылучылары белән берлектә 630 мең сум акча җыеп, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен автомобиль сатып алган. Машина билгеләнгән урынга барып җиткән, дип белдерде Илмира Нәгыймова.

Билгеле булганча, җырчының энекәше Айнур үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән, тик 2025 елның октябрендә батырларча һәлак булган.
Альбина Вәлиева
MAX
