20нче мартта мөселманнар Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Бәйрәмнең төп чаралары Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә 6:30да Коръән аятьләрен уку белән башланып, 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатькә билгеләнгән. 8:00дән 12:00кә кадәр мәчет территориясендә бәйрәм ярминкәсе эшлиячәк.

  • 6:30 — Коръән уку;
  • 7:00 — гает вәгазе;
  • 7:30 — гает намазы;
  • 8:00-12:00 — бәйрәм ярминкәсе.

Быел Рамазан ае 19 февральдә башланды һәм 19 мартта тәмамлана. 20нче мартта Ураза гәете билгеләп үтелә. Бәйрәм изге җомгага туры килә, бу көн республикада ял көне дип игьлан ителгән.