«Ялкын» фестивале — Татарстан Республикасында яшь талантларны ачуга һәм аларның медиа өлкәсендә үсешенә юнәлтелгән уникаль проект. Фестиваль, традицион матбугаттан алып, радио, телевидение, хәзерге заман социаль челтәрләренә кадәр, төрле форматта эшләүче мәктәп медиа командаларын берләштерә. Катнашучыларның яше — 12 яшьтән 18 яшькә кадәр.
Кемнәр көтелә?
- Газета һәм журнал редакцияләре
- Радио һәм телевидение студияләре
- Социаль челтәрләрдә актив каналлар
- Башка төрле медиа башлангычлары
Номинацияләр һәм бүләкләр:
Төп җиңүчеләр ике зур номинация буенча билгеләнәчәк: «Рус телендәге мәктәп медиасы» һәм «Татар телендәге мәктәп медиасы». Фестивальнең абсолют җиңүчесен, иң яхшы мәктәп медиасын, көткән зур бүләк — «Тур для СВОих» Бөтенроссия социаль туристик маршруты буенча сәяхәт.
Шулай ук, жюри һәрбер юнәлештә аерым талантларны да билгеләп үтәчәк:
- «Иң яхшы журналистик материал»
- «Иң яхшы радиопроект»
- «Иң яхшы видеорепортаж»
- «Иң яхшы медиа-дизайн»
- «Иң яхшы фото һәм видеоконтент»
- Һәм башка бик күпләр!
Ничек катнашырга?
Гариза һәм портфолио онлайн-формат аша тапшырыла. Өстәмә шарт буларак, һәр катнашучы үз мәктәп медиасының VK аккаунтында #фестивальшкольныхмедиаялкын хэштегы белән 1 минутка кадәр кыска видео урнаштырырга тиеш.
Тулырак мәгълүматларны «Ялкын» журналының рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрендә, шулай ук фестивальнең телеграм һәм МАХ төркемнәрендә таба аласыз. Гариза биру өчен сылтама түбәндә бирелгән.
Фестивальне оештыручылар:
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, «ТАТМЕДИА» АҖ, «Ялкын» журналы, «Республика мәктәптән тыш эш үзәге» ДБОДУ, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты, «Первый Патриот» Төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең Татарстан бүлеге.
Альбина Вәлиева
MAX
