Әлеге мәдәни проект 2023 елдан башлап гамәлгә ашырыла һәм ул СИБУР компаниясенең «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында үткәрелә.

Фестиваль 27 марттан 3 апрельгә кадәр шәһәрнең өч мәйданчыгында — Халык иҗаты йортында, Яшь тамашачы театрында һәм Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында узачак. Тамашачыларга Мәскәү, Воронеж, Екатеринбург, Тверь, Казан, Әлмәт һәм Түбән Кама театрлары тәкъдим иткән 12 спектакль күрсәтеләчәк.

Фестиваль 27 мартта — Халыкара театр көнендә ачыла. Бу көнне танылган Россия актеры Дмитрий Дюжев «Евгений Онегин» моноспектакле белән чыгыш ясаячак.

Быелгы фестиваль программасында инклюзив сәнгатькә дә аерым урын бирелгән. 29 мартта Казанның «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе «НормальНО» спектаклен тәкъдим итәчәк. Әлеге куелыш җәмгыятьтәге киртәләрне һәм стереотипларны җимерү идеясенә багышлана.

Театр атналыгы 3 апрельдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Көзге кайтаваз» комедиясе белән тәмамланачак.

Татар телендә куелган спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәкъдим ителәчәк. Спектакльләрнең күбесенә «Пушкин картасы» программасы буенча билет алырга мөмкин.