Татарстанда кошларның сезонлы күчеше активлаша. Яз хәбәрчеләре булган кара каргалардан соң төбәккә башка төр канатлылар да кайта башлады.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, кышны үткәреп, туган якларына тургайлар, сыерчыклар һәм урман күгәрченнәре (вяхри) әйләнеп кайткан.
Җылыну су кошларының һәм су буенда яшәүче кошларның кайтуына да этәргеч бирде: республика күгендә казлар һәм челәннәрнең беренче төркемнәре күренде.
Күчмә кошлар белән беренче язгы очрашулар ТРның дүрт районында — Әтнә, Чүпрәле, Минзәлә һәм Спас районнарында теркәлгән.
Альбина Вәлиева
MAX
