Татарстан елгаларында язгы ташу мартның икенче яртысында көтелә, дип хәбәр итте ТАСС мәгълүмат агентлыгына Россия Гидрометүзәгенең лаборатория мөдире Людмила Паршина.

Аның сүзләренә караганда, республикада язгы ташуның иң югары дәрәҗәсе нормадан 0,8 метрга кадәр югарырак булырга мөмкин.

«Айның икенче яртысында Россиянең көнбатыш өлешендәге елгаларда, мәсәлән, Вологда өлкәсендә, су дәрәҗәсе нормадан ярты метрдан алып бер ярым метрга кадәр артуы ихтимал. Татарстан елгаларында исә бу күрсәткеч 0,8 метрга кадәр җитәргә мөмкин», — дип белдерде белгеч.