«Көн темасы» тапшыруында Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе әлеге сорауларга җавап бирә.

Рамазан ае 19 февральдә башланды һәм 19 мартта тәмамлана. Быел ураза 29 көн дәвам итте. Гает 20 мартта билгеләп үтеләчәк. Ул — җомгага туры килә, Татарстанда ял көне булачак. Салих хәзрәт Ибраһимов бәйрәм программасы белән дә таныштыра.