Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләре һәм 37нче микрорайонда яшәүче ханымнар өчен ифтар ашы оештырылды. Авыз ачу кичесенә 30дан артык кеше чакырылды.
Мәҗлестә дин, гаилә, ураза, ифтар, фитыр, сәдака, үзара мөнәсәбәтләр һәм Аллаһка якынаю турында вәгазьләр сөйләнде, катнашучыларның күңелләре рухланды.
«Авыз ачу кичәсен Рәйхан хәзрәт Нәҗметдинов ярдәме белән оештырдык. Бу – Ватан сакчыларының якыннарын бер табын артына җыеп, аларга хөрмәт күрсәтү билгесе. Солдатларыбыз иминлеге өчен дога кылдык, шулай ук арабыздан киткән әби-бабайлар, әти-әниләр һәм туганнарны искә алып, аларның рухларына Коръән укыдык», – дип белдерде 37нче микрорайонның җирле үзидарә рәисе Рәхилә Корбангалиева.
Альбина Вәлиева





MAX
