Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары Әгерҗе, Мамадыш, Актаныш, Түбән Кама һәм Спас районнарындагы аеруча саклана торган табигать территорияләрендә һәм елгаларда рейдлар үткәргән.

Тикшерүчеләр игътибарына Түбән Кама районындагы Чишмә елгасы акваториясе дә эләккән, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Профилактик чаралар барышында 60 браконьерлык җиһазы табылган. Хокук бозучыларга карата «Ау кагыйдәләрен, балык тотуны һәм хайваннар дөньясы объектларын файдалануның башка төрләрен көйләүче кагыйдәләрне бозу» маддәсе буенча административ беркетмәләр төзелгән.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, сулыкларны патрульләү атна саен үткәрелә. Су биологик ресурсларын законсыз тотуны кисәтүгә юнәлдерелгән планлы эш дәвам итәчәк.