Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалында махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре өчен компьютер белеме буенча дәресләр башланды.

Бүгенге көндә ике төркем булдырыган, һәрберсендә унышар кеше. Программада - компьютер программаларын үзләштерү, ясалма интеллект белән эшләү.

Укулар «РФ Пенсионерлар берлеге» һәм Ватанны саклаучылар фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Дәресләр тәмамлангач, катнашучыларга махсус таныклыклар тапшырылачак.