Түбән Каманың Кайманов урамындагы 11нче йорт ишегалды «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештырган «Ә безнең ишегалдында — 2026» республика конкурсында җиңү яулады.
Беренче урын өчен дипломны № 12 һәм № 13 микрорайоннарның СТОС рәисе Артём Демидов алды. Ул тавыш бирүдә актив катнашкан түбәнкамалыларга һәм шәһәр мэры Радмир Беляевка мәгълүмати ярдәме өчен ихлас рәхмәтен җиткерде.
«Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляевка рәхмәтлемен — ул тавыш бирү вакытында үзенең социаль челтәрләрендәге язмалары белән безгә зур ярдәм күрсәтте. Һәм, әлбәттә, барлык түбәнкамалыларга һәм Татарстан Республикасы халкына зур рәхмәт — сезнең ярдәм белән без беренче урынны яуладык! Бу — уртак җиңүебез. Без тагын бер кат исбатладык: Түбән Кама — җиңүчеләр территориясе!» — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Артём Демидов.
Рустам Сафин
MAX

