Теплицаларда — кызу чор. Орлыклар шытып чыкты, хәзер белгечләр үсентеләрне аерым савытларга урнаштыралар. Бу — бик вак эш, тамырларына зыян килмәсен өчен һәрберсен саклык белән күчереп утыртырга кирәк.

Кайсы якка карасаң да, эш кайный, туктап торырга вакытлары юк. Кемдер — су сибә, икенчеләре — үсентеләрне күчереп утырта. Теплицада һәркемнең үз вазифасы. Хәзер орлыклар шытып чыккан, белгечләр үсентеләрне аерым савытларга урнаштыралар.

«Берәм-берәм чәчәсең, берәм — берәм күчереп утыртасы. Аннары — шәһәргә алып китәбез. Җәй көне нәтиҗәсен күрербез»

Өч теплицада көн саен 15 кеше эшли. Алар температураны, дымлылыкны күзәтәләр. Быел шәһәр клумбаларына 160 меңнән артык берьеллык үлән утыртачаклар. Барлыгы — 16 төр үсенте. Болар — петуния, бархатцы, гортензия. Яңа сортлар да булачак, ди белгечләр. 
«Химиклар урамында быел проспектны ремонтлау белән бәйле рәвештә, без бу күләмнәрне Тынычлык проспектына, Урман урамына күчерәчәкбез. Чәчәкләр саны кимеми», — ди участок җитәкчесе.

Клумбаларны күпьеллык үләннәр белән дә бизәячәкләр. Каллы чәчәкләрен Кама кунакханәсе янында утыртырга ниятлиләр. Хәзер ландшафт дизайнеры белән бергә эскиз эшлиләр. Чәчәкләрне ике этапта утыртачаклар.