Белгечләр язгы ташуның иң көчле чоры мартның соңгы атнасына туры килер дип фаразлый. Шул уңайдан шәһәрнең Җиңү монументы янында язгы ташуга каршы көрәштә катнашачак көчләрнең һәм техника чараларының әзерлеген тикшерү уздырылды. Чарада гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен бетерүгә җәлеп ителәчәк хезмәтләр катнашты. Алар махсус техникаларын, җиһазларын һәм үзләренең эшкә әзерлеген күрсәтте.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, район территориясендә су басу куркынычы булган берничә торак пункт, шул исәптән Кармалы, Пробуждение, Дмитриевка һәм Ильинка авыллары бар. Язгы ташу вакытында нәкъ менә шушы территорияләрдә су күтәрелү ихтималы зуррак, шуңа күрә алар аерым контрольдә тотылачак.

Районда «Язгы ташу-2026» планы гамәлгә ашырыла. Әлеге план нигезендә ташу чорында барлык җаваплы хезмәтләр өчен тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырылачак. Бу эшкә төрле структуралардан 375 белгеч җәлеп ителә. Шулай ук 80 берәмлек махсус техника, 19 йөзү чарасы һәм 5 мотопомпа куллану каралган. Кирәк булган очракта бу көчләр һәм чаралар су басу куркынычы янаган урыннарга тиз арада җибәреләчәк.

Ташуга әзерлек эшләре шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә бер үк вакытта алып барыла. Шәһәр коммуналь хезмәтләре кар чыгару эшләрен көчәйтте. Күпкатлы йортларның түбәләре һәм подъездларындагы бозлар даими рәвештә чистартыла. Моннан тыш, яңгыр суын агызу системалары (ливневка канализацияләре) юыла һәм тикшерелә, аларның эшкә әзерлеге тәэмин ителә. Шул ук вакытта суүткәргеч торбалар, насослар һәм су агызу траплары да алдан ук әзерләнә. Бу чаралар язгы ташу вакытында суның тизрәк агып китүенә һәм су басу куркынычын киметүгә ярдәм итәчәк.

Авыл җирлекләрендә дә әзерлек эшләре дәвам итә. Биредә су агышын тәэмин итүче каналларны чистарту, төзекләндерү һәм киңәйтү эшләре башкарыла. Бу эшләр суның авыл урамнарына һәм йорт ихаталарына керүен булдырмау максатыннан үткәрелә.

Белгечләр әйтүенчә, язгы ташу табигый күренеш булса да, алдан күрелгән чаралар һәм оешкан эш ярдәмендә аның тискәре нәтиҗәләрен мөмкин кадәр киметергә була. Шуңа күрә районда бу чорга әзерлеккә аеруча зур игътибар бирелә. Махсус хезмәтләр, язгы ташуны имин үткәрү өчен, барлык көчләрен һәм мөмкинлекләрен кулланырга әзер.