12 ел элек, 2014 елның 18 мартында дәүләтара килешүгә кул куелды, аның нигезендә Кырым Республикасы һәм Севастополь Россия субъектларына керде. Укучылар педагоглар белән бергә хәзерге Россия язмышына йогынты ясаган тарихи фактларны белүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар.
38нче лицейның 3нче сыйныф укучылары китап кыстыргычлары ясыйлар. Аларны буяганда яз төсләре генә кулланалар — яшел, кызыл, сары. Кул эшләнмәләренә — зур мәгънә салынган. Кырым Республикасы белән Севастопольнең — Россиянең бердәмлеге һәм куәте символы булуы.
Кырым белән Севастопольнең үткәне, Россиягә кушылуы һәм соңгы еллардагы мөһим үзгәрешләр. Сыйныф сәгате — Ватаныбыздагы төп вакыйгага багышлана. 12 ел элек, 2014 елның 18 мартында дәүләтара килешүгә кул куела, аның нигезендә Кырым Республикасы һәм Севастополь Россия субъектларына керә.
Тематик дәресләр барлык мәктәпләрдә дә үтте. Сыйныф сәгатьләренең форматы төрле — фикер алышулардан алып, иҗади биремнәргә кадәр. Төп максат — укучыларга материалны тирәнрәк аңларга һәм ил тарихындагы мөһим вакыйгалар белән шәхси бәйләнешне тоярга ярдәм итү.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX

