Чара җылы һәм ихлас әңгәмә рәвешендә барды.

Казбек әфәнде сүзен үзенең балачак елларын искә алудан башлады. Ул Бөек Ватан сугышы алдыннан Түбән Уратма авылында туа. Әмма аның балачагы ил өчен авыр чор — сугыш елларына туры килә. Әтисе дә, абыйсы да фронтта булу сәбәпле, кечкенә Казбекка тормышның кырыс чынбарлыгы белән иртә очрашырга туры килә.

Кунак сугыш елларындагы көнкүреш турында да бәян итте. Киндердән тукылган тукымадан тегелгән киемнәр, сарык йоныннан бәйләнгән тула оеклар, ачлык-ялангачлык — болар барысы да ул чор балаларының язмышын билгеләгән. Бу истәлекләрне яшь буын укучылары зур кызыксыну белән тыңласа, өлкән буын вәкилләре үзләренең хәтер сандыгындагы вакыйгаларны яңартты.

Казбек әфәнденең әтисе Кәрам абый сугышта өч тапкыр каты яраланса да, туган якларына исән-сау әйләнеп кайта. Ул гаиләдә балаларын кырыс, әмма гадел итеп тәрбияли. «Әти безгә беркайчан да кул күтәрмәде, кычкырмады. Әмма аның күз карашыннан ук барысын да аңлый идек. Ул кушкан эшне һәрвакыт намус белән башкарырга тырыштык», — дип искә алды Казбек Кәрам улы.

Авыр балачак, тормыштагы кыенлыклар аның холкын чыныктырган. Шуңа күрә ул үзенең киләчәген хәрби хезмәт белән бәйләргә карар кыла. Еллар узса да, кайда гына хезмәт итсә дә, туган якка мәхәббәте аны һәрвакыт Түбән Камага тартып тора.

1983 елда ул Түбән Камага әйләнеп кайта. Бүген дә актив җәмәгать тормышы алып бара: мәктәпләргә йөреп, укучылар белән очрашулар үткәрә. Күп еллар хәрби хезмәттә булган офицер буларак, яшь буынга тормыш тәҗрибәсен җиткерә, Ватанга тугрылык, намус һәм гаделлек кебек кыйммәтләр турында сөйли.

Фотода (сулдан): А. Сәгыйтова, А. Вәлиуллина, К. Ризванов // Фотолар шәхси архивтан
Фотода (сулдан): А. Сәгыйтова, А. Вәлиуллина, К. Ризванов // Фотолар шәхси архивтан

Бу юлы очрашуда шәһәрнең 6 нчы мәктәбе укучылары да катнашты. Алар өчен бу чара батырлык, хезмәт сөючәнлек һәм гражданлык җаваплылыгы үрнәге булган кеше белән аралашу мөмкинлеге бирде. Казбек әфәнде яшьләрне белемгә омтылырга, туган илне яратырга һәм үз төбәкләрен хөрмәт итәргә чакырды.

Кичәгә яшь талант Айсель Сәгыйтова үзенең моңлы җыры белән аерым ямь өстәде.

Очрашу ахырында ветеран яшьләргә үзенең тормыш девизын да җиткерде. Рус әдәбияты тәнкыйтьчесе Виссарион Белинскийның «Кем алга омтылмый, ул артка чигенә; бер урында басып тору мөмкин түгел» — дигән сүзләрен искә төшереп: «Шуңа күрә һәрвакыт алга карап яшәгез, белемгә омтылыгыз, үз көчегезгә ышаныгыз. Үз тарихыгызны белегез, Ватанны яратыгыз», — дип мөрәҗәгать итте ул яшьләргә.

Очрашуны китапханә хезмәткәре Алсу Вәлиуллина алып барды. Аның сораулары аша кунакның тормыш юлы, карашлары һәм истәлекләре тагын да тулырак ачылды.

Мондый чаралар яшь буында патриотизм хисе тәрбияләүдә, өлкән буынның тормыш тәҗрибәсен яшьләргә җиткерүдә аеруча әһәмиятле. Шәһәребезнең хөрмәтле ветераннары белән очрашулар — киләчәк буын өчен кыйммәтле рухи мирас ул.

Әнфисә Фәйзетдинова, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә мөдире