Шинчылар проспектындагы 71 нче һәм Мәктәп бульварындагы 7дә 2нче йортларда торгызу эшләре дәвам итә. Пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән йортлардагы ремонт барышын шәһәр мэры Радмир Беляев тикшерде. Ул төзекләндерү эшләренең торышы белән танышты, подрядчы оешма вәкилләре һәм фатир хуҗалары белән аралашты.
Пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән Мәктәп бульварындагы 7 дә 2нче йорт. Белгечләр 69 фатирда балконнарның тәрәзәләрен алыштырганнар. Аларның 58ендә эчке яктан да пыялалар яңартылган. Торгызу эшләре якынлашуга бара.
Шинчылар проспектындагы 71 нче йортта торгызу эшләре якынча 80 процентка башкарылган. Биредә түбә яңартылган, бинаның тышы буялган. Хәзер эшчеләр фатирларның эчке бизәлеше белән мәшгуль. Өченче подъезддагы 15 фатирның сигезенә кешеләр инде өйләренә кайтканнар. Вакыйгадан соң барлыгы 24 фатирдан түбәнкамалыларны вакытлыча яшәү урынына күчергәннәр.
Радмир Беляев йортта яшәүчеләр белән очрашып, аларны борчыган мәсьәләләрне тыңлады. Төп максат — ремонт эшләрен тиз арада төгәлләп, кешеләрнең үз фатирларына кайтуын һәм Яңа елны өйләрендә каршы алуын тәэмин итү.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
