Соңгы ике елда Түбән Кама сәламәтлек саклау тармагы 60лап яшь белгеч белән тулыланган. Алар арасында уку йортларын тәмамлап хезмәт юлын башлаган яшь табиблар да, башка төбәкләрдән күчеп килгән медицина хезмәткәрләре дә бар. Бүген аларны тантаналы төстә табиблар сафына кабул иттеләр. 

Тантанага җыелган яшь белгечләрнең күбесе күптән түгел генә студент булган. Бүген исә алар шәһәрнең медицина оешмаларында эшли, пациентларны кабул итә һәм үзләренә йөкләнгән бурычларны үти.

Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александра Офицерова яшь табибларга һөнәри юлларында иң мөһиме нәрсә булуын искәртте.

«Безнең киңәшебез шул: һәр пациентка хөрмәт белән карарга, аның хәленә керергә һәм ярдәм итү өчен бөтен көчегезне куярга. Чөнки табиб һөнәрендә белем генә түгел, кешегә карата игътибар һәм ихлас күңел дә мөһим», – дип белдерде Александра Офицерова. 

Яшь белгечләр арасында хирурглар, терапевтлар, акушерлар һәм тар белгечлек табиблары бар. Аларның берсе – уролог Риназ Галәветдинов. Ул хезмәт юлын октябрь аенда гына башлаган. Яңа эш урынына һәм коллективка тиз ияләшкән.

«Минемчә, бүгенге тантана – табиб антына тиң. Кайчандыр Гиппократ анты биргән кебек. Бу һәр табиб өчен бик мөһим», – ди Риназ.

60тан артык яшь белгечнең медицина хезмәткәрләре сафына кушылуы – шәһәрнең сәламәтлек саклау тармагы өчен мөһим вакыйга. Алда аларны җаваплы хезмәт көтә. Яшь табибларның белеме, тырышлыгы һәм һөнәри осталыгы Түбән Кама халкына күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфатына йогынты ясаячак.