Түбән Каманың сигезенче сыйныф укучысы Кирилл Калмыков ДОСААФның республикада оешуына 100 ел тулуга багышланган иншалар бәйгесендә өченче урынга лаек булды.
Бәйгедә катнашучылар ватанпщрвщрлек, Ватанга хезмәт итү, оешманың тарихы һәм традицияләре турында язган. Эшләрне бәяләгәндә теманың никадәр тирән ачылуына, фикерләрнең мөстәкыйльлегенә, үзенчәлекле булуына игътибар иткәннәр.
Җиңүчеләрне һәр сыйныф өчен аерым билгеләгәннәр. Аларны дипломнар һәм бүләкләр тапшыру тантанасына чакырачаклар. Калган катнашучыларга да кызыксындыру бүләкләре биреләчәк.
Бәйгедә барлыгы 21 районнан 8–11 сыйныфларда укучы 97 бала катнашкан.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX