19 ноябрьдә Җәмигъ мәчетендә территориаль иҗтимагый үзидарә советлары рәисләренең традицион очрашуы узды.

Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов мөхтәсибәтнең социаль бүлеге эшчәнлеге турында сөйләде. Марат Хәбибуллин «Ихлас» ярдәм күрсәтү ассоциациясе эшен тәкъдим итте. Ә территориаль иҗтимагый советы җитәкчесе Айдар Гыйләҗев башкарылган эшләр һәм яңалыклар белән таныштырды.

Очрашуда ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә һәм махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм күрсәтү, СТОСларның үзара хезмәттәшлеген ныгыту һәм аларның эшчәнлеген халыкка җиткерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.