Түбән Каманың Химиклар проспектындагы 23нче йортта яшәүчеләргә үзләре төзегән веранданы сүтәргә һәм бинаның фасадын элекке хәленә кайтарырга туры киләчәк. Судка шикаять белән күршеләрнең берсе мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта Татарстан Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Торак инспекциясе үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә, икенче каттагы фатир хуҗаларының торак булмаган янкорма өстенә законсыз рәвештә веранда төзүе ачыкланган. Идарәче компания алардан корылманы үз теләкләре белән сүтүне таләп иткән. Әмма фатир хуҗалары моның белән килешмәгән, һәм эш судка барып җиткән.

Суд утырышында фатир хуҗалары веранданы 2007 елда ук төзүләрен, ә 2013 елда башкарма комитет аша фатирны үзгәртеп планлаштыруны рәсми рәвештә килештерүләрен аңлаткан. Әмма суд коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр ягына баскан. Верандага чыгу өчен фатир хуҗаларының кухня тәрәзәсе астындагы тышкы стенаның бер өлешен сүтүе ачыкланган.

Түбән Кама шәһәр суды «Жильё» идарәче компаниясенең фатир хуҗаларына карата дәгъвасын канәгатьләндергән.

Закон буенча, бинаның тышкы стеналары — йортта яшәүчеләрнең барысына да караган уртак милек. Аларны үзгәртү яки бер өлешен сүтү өчен хакимият рөхсәте генә җитми, барлык фатир хуҗаларының да ризалыгы кирәк. Бу очракта андый ризалык булмаган. Шуңа күрә башкарма комитетның элек бирелгән рөхсәте веранданы саклап калырга ярдәм итмәгән.