Татарстан мәктәпләрендә авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы яңа белем бирү мөмкинлекләре киңәя. 2026 ел азагына республикада агротехнология юнәлешендәге сыйныфлар 28 районны колачлаячак. Аларда белем алучы укучылар саны 1940ка җитәр дип көтелә. Проект яшь буынны агросәнәгать тармагы белән таныштыруны, авыл хуҗалыгы өчен кирәкле белгечләр әзерләүгә кызыксыну уятуны максат итә.

Әлеге башлангыч «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аның төп бурычларының берсе – тармакны киләчәктә квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү. Сүз агрономнар, зоотехниклар гына түгел, инженерлар һәм азык-төлек җитештерү өлкәсендә эшләүче белгечләр турында да бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Агротехнология сыйныфлары гадәти дәресләр белән генә чикләнми. Укучылар биредә теоретик белемнәрен практикада сынап карый, тәҗрибәләр үткәрә, заманча җиһазлар белән эшләргә өйрәнә. Шулай ук үз проектларын булдыра һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре белән аралаша ала. Бу исә аларга һөнәрләрнең үзенчәлекләрен мәктәп елларыннан ук аңларга, үз мөмкинлекләрен бәяләргә һәм киләчәккә юнәлеш сайларга булыша.

«Агротехнология сыйныфы укучыларга тәҗрибәләр үткәрергә, заманча җиһазлар белән эшләргә, үз проектларын эшләргә һәм предприятиеләр белгечләре белән очрашырга ярдәм итәчәк. Болар барысы да балаларга үзләренең хезмәт нәтиҗәләрен күрергә, сәләтләрен ачарга һәм киләчәктә һөнәр сайлауга аңлы рәвештә якын килергә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Проект республикада 2025 елда старт алган. Беренче этапта Татарстанның 14 районында 42 махсус сыйныф ачылган. Аларны булдыруда 17 инвестор катнашкан. Быел исә программа тагын да киңрәк җәелгән: 25 райондагы 35 мәктәптә 89 агротехнология сыйныфы эшли башлаган. Проектка кушылган компанияләр саны да 32гә җиткән.

Сыйныфларда укучылар авыл хуҗалыгының бүгенге көндә аеруча әһәмиятле булган юнәлешләрен өйрәнә. Алар арасында терлекчелек, терлекләр өчен заманча азык әзерләү, генетика, үсемлекләр селекциясе, агроинженерия, чәчәк үстерү, кошчылык, биотехнологияләр һәм азык-төлек җитештерү бар.

Яңа форматтагы белем бирү мәктәп укучыларына авыл хуҗалыгын заманча технологияләр, фәнни ачышлар һәм инновацияләр белән бәйләнгән күпкырлы тармак буларак танып белергә мөмкинлек бирә. Проектның киңәюе исә республикада агросәнәгать комплексы өчен киләчәк белгечләрне мәктәп эскәмиясеннән үк әзерләүгә юл ача.