10 ноябрь – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре. Түбән Кама урамнарындагы тәртип, шәһәр һәм район яшәүчеләрнең тынычлыгы - хокук сакчыларга бәйле. Кызганыка каршы, хезмәт бурычын үтәгәндә югалтулар да була – батырлача һәлак булган хезмәткәрләрне хәтер митингында искә алдылар. 

Эчке эшләр идарәсе бинасы янында хәтер митинг бара. Дәрәҗәле кунаклар арасында – хезмәткәрләрнең туганнары, якыннары. Мемориал чәчәкләргә күмелә. 

Аларның тормыш девизы – кисәтергә, коткарырга, ярдәм итәргә... Бүген – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Хезмәт бурычын үтәгәндә батырлык күрсәткән һәм үз эшен намуслы башкарган полиция хезмәткәрләренә мактау грамоталары тапшырыла. 

Татантналы митингта хәзер хезмәт куючы хокук сакчыларын да хөрмәтләделәр. Чөнки Түбән Кама урамнарындагы тәртип, шәһәр һәм район яшәүчеләрнең тынычлыгы – нәкъ аларга бәйле. Бүген җәмәгать иминлеген тәэмин итүчеләрне тантаналы төстә котладылар, ветераннарга рәхмәт хатлары тапшырдылар.