Шәңгәлче һәм Ташлык авылларында китапханәләр заманча уку һәм иҗат үзәкләренә әверелде. Биредә ремонт эшләре тәмамланып килә. Яңа киңлекләр 14 ноябрьдә укучылар өчен ишекләрен ачачак.

Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев яңартылган китапханәләрнең әзерлеген тикшерде. Ул биналарны шәһәрнең баш архитекторы, подрядчылар һәм китапханә системасы вәкилләре белән бергә карап чыкты, соңгы төзәтмәләр буенча күрсәтмәләр бирде. Гомуми эшләрнең нәтиҗәсен югары бәяләде.

Радмир Беляев проинспектировал обновлённые библиотеки в сёлах перед их открытием

Хәзер китапханәләр элеккеге кебек китап алып уку урыны гына түгел, ә аралашу, белем алу һәм иҗат итү үзәге булачак. Биредә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә уңайлы шартлар тудырылган. Компьютерлар, интерактив панельләр, мультимедиа җиһазлары урнаштырылган. Укучыларны ике меңнән артык китап көтә.

Яңа киңлекләрдә китап укырга, дәресләргә әзерләнергә, уртак проектлар эшләргә, лекцияләр тыңларга мөмкин булачак. Коворкинг һәм гаилә белән ял итү зоналары да булдырылган. Китапханәләрнең бизәлешендә авылларның тарихына һәм күренекле шәхесләренә аерым урын бирелгән.

Яңарту эшләре «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында башкарылган.

Яңа китапханәләр белән беренчеләрдән булып танышырга теләүчеләрне 14 ноябрьдә сәгать 13.00дә ачылыш тантанасына чакыралар. Кунакларны экскурсияләр, проект тәкъдим итүләр, мастер-класслар, иҗади мәйданчыклар һәм концерт программасы көтә. Милли уеннарда катнашырга, кайнар чәй эчеп, коймак белән сыйланырга да мөмкин булачак.