6 ноябрьдә «Җырлы сәфәр»нең яңа чыгарылышы чыкты. Бу юлы проект кунагы — югары категорияле ультратавыш диагностикасы табибы Роза Загритдинова. Аның медицина өлкәсендәге эш стажы 30 елдан артык. Тапшыруда ул ни өчен табиб булырга карар итүе, тыгыз эш графигына ничек өлгерүе һәм тормышында музыканың нинди урын алып торуы турында сөйләде.

Балачактан килгән хыял

Роза Загритдинова табиб булырга дүрт-биш яшьләрендә үк хыяллана башлый. Бала чагында еш авырый, хастаханәдә озак ятарга туры килә. Анда Генер Хахтамович Богданов исемле табиб эшли. Әтисе кызына аның турында еш сөйли: бик белемле белгеч, янына авырып киләләр, ә сәламәтләнеп чыгалар, ди.

Бу сүзләр кечкенә Розаның күңеленә нык тәэсир итә. Ул үзен табиб итеп күз алдына китерә, курчакларын «дәвалый», хәтта аларга укол кадауны да өйрәнә. Балачактагы уен тора-бара чын максатка әйләнә. Мәктәпне тәмамлагач, ул медицина юлын сайлый һәм гомеренең 30 елдан артыгын шушы һөнәргә багышлый.

«Ни өчен тәүлектә 36 сәгать түгел?»

Бүген Роза Заһритдинова — югары категорияле ультратавыш диагностикасы табибы. Аның янына шәһәрнең төрле почмакларыннан пациентлар килә. Һәрберсе өчен тикшерү нәтиҗәсе генә түгел, борчыган сорауларына җавап алу да мөһим.

Табиб һәр кешегә ярдәм итәргә, беркемне дә игътибарсыз калдырмаска тели. Әмма тәүлектә нибары 24 сәгать. Эштән тыш гаиләгә дә, үзенең яраткан шөгыльләренә дә вакыт табарга кирәк.

«Ни өчен тәүлектә 36 сәгать түгел?» — дип елмаеп шаярта тапшыру герое.

Героиня проекта на работе

Бачата, тау чаңгысы һәм велосипед

Эше никадәр тыгыз булса да, Роза Заһритдинова үзенә дә вакыт таба. Ял итүнең һәм кәефен күтәрүнең яраткан ысулларының берсе — бачата биюе. Бу парлы бию көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга, күңелне күтәрергә ярдәм итә.

Кышын ул тау чаңгысы шуарга ярата, ә җәен велосипедта йөрүне үз итә. Актив ял эш көннәреннән соң ял итәргә һәм көч тупларга ярдәм итә.

Яраткан җырлар һәм сәхнәгә чыгу теләге

Роза Заһритдинова тормышында музыка аерым урын алып тора. Яшь чагында аның иң яраткан җырчысы Айдар Галимов була. Бүген дә ул Илһам Шакиров, Гүзәл Уразова һәм Иркәнең җырларын яратып тыңлый. Шуңа күрә тапшыруның музыкаль өлеше аның өчен җырларны хәтердән тану гына түгел, ә яраткан көйләр дөньясына кайту мөмкинлеге дә булды.

Табиб таныш җырларны беренче ноталарыннан ук таный алырмы? Моны тамашачылар «Җырлы сәфәр» чыгарылышын карагач беләчәк. Музыкаль уен Роза Заһритдинованы шулкадәр мавыктырды ки, ул үзе дә шунда ук сәхнәгә менеп, микрофон алып җырлыйсы һәм биисе килүен яшермәде.

Тамашачылар җитди һәм игътибарлы табиб образында иҗади, энергияле һәм тормышны яратучы хатын-кызны да күрде. Аның тормышында пациентлар өчен җаваплылык та, гаилә мәшәкатьләре дә, яраткан шөгыльләре дә бар. Музыка һәм бию шуны искә төшерә: көндәлек мәшәкатьләр күп булса да, күңелгә рәхәтлек бирә торган эшләргә дә вакыт табарга кирәк.

Проектның киләсе герое кем булыр? Моны сез хәл итә аласыз! Үз тәкъдимнәрегезне комментарийларда языгыз. 

«Җырлы сәфәр»нең яңа чыгарылышлары һәр җомга көнне НТРның социаль челтәрләрендә һәм мессенджерларында чыга.