Түбәнкамалы Карина Хәсәнова «Пятеро на одного» телевизион тапшыруында 20 мең сум акча отты. Аның катнашындагы чыгарылыш 7 ноябрьдә «Россия 1» телеканалында эфирга чыкты.
30 яшьлек Карина йолдызлы команда өчен видеосорау яздырган. Ул уенның дүртенче турында яңгыраган.
Катнашучыларга өч ишарә тәкъдим ителсә дә, алар бирелгән вакыт эчендә дөрес җавапны таба алмады.
Нәтиҗәдә, Карина Хәсәнова 20 мең сумлык отышка ия булды. Ул бу акчага электр самокаты сатып алырга ниятли.
Альбина Вәлиева
MAX
