Түбән Камада эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «Шинник» спорт комплексы җитәкчесе Рөстәм Ганиевны лаеклы ялга озаттылар. Ул – шәһәрнең мактаулы гражданины, Татарстан һәм Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре.

Рөстәм Ганиев 1952 елда Татарстан АССРның Чаллы районы Чыршылы авылында дөньяга килә. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Татарстан физик культура техникумында, Чиләбе дәүләт физик культура институтында белем ала.

Хезмәт юлын ул 1975 елда «Татэнергострой» идарәсенең проект-смета төркемендә инженер булып башлый. Аннан соң ял базасы директоры, төзелеш һәм җиһазлар буенча инженер, мастер булып эшли. «Татэнергострой» идарәсенең спорт комплексына җитәкчелек итә, шулай ук Түбән Кама шәһәр сәүдә оешмасында хезмәт куя.

1986 елдан Рөстәм Мәҗит улы «Түбән Кама шин» җитештерү берләшмәсенең «Юбилейный» спорт комплексын җитәкли. 1996 елда әлеге спорт корылмасы «Шинник» спорт комплексы итеп үзгәртелә. Ганиевның тырышлыгы һәм оештыру осталыгы нәтиҗәсендә спорт комплексы еллар дәвамында балалар, яшьләр, өлкәннәрнең спорт һәм актив ял итү үзәгенә әверелә. Биредә спортның күп төрләре белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлар тудырылган. Инвалидлар җәмгыятенә дә спорт заллары, кирәкле инвентарь һәм җиһазлар күп еллар дәвамында бушлай бирелә.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев Рөстәм Ганиевка күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

«Сез – шәһәребез үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Түбән Кама өчен бик күп эш башкардыгыз. Һәрвакыт безнең өчен хөрмәтле җитәкче булып калачаксыз», – диде ул.

Рөстәм Ганиев җәмәгать эшчәнлеген дәвам итәчәк. Ул Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеген җитәкли, спорт ветераннарына ярдәм итү фонды рәисе булып тора. Мәктәп укучылары арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, туган телне һәм татар җырларын популярлаштыруга өлеш кертә.

«Мин сезнең ярдәмчегез. Җәмәгать эшләрен дә бергәләп, дуслыкта, татулыкта һәм тынычлыкта дәвам итәрбез дип уйлыйм. Шәһәребез, республикабыз һәм Россия файдасына хезмәт итәрбез», – диде Рөстәм Мәҗит улы.

Ул спорт комплексы хезмәткәрләренә, шәһәр җитәкчелегенә, ярышлар һәм төрле чаралар оештыруда ярдәм иткән эшмәкәрләргә рәхмәтен җиткерде. Шулай ук «Шинник»ны төзүдә катнашкан Николай Зеленовны һәм башка хезмәттәшләрен искә алды. Советлар Союзында мондый дүрт спорт комплексы гына төзелгән булган.

Рөстәм Ганиевның хезмәтләре югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән. Ул Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән. 2020 елда аңа «Түбән Каманың мактаулы гражданины» исеме бирелгән.